Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гаилә иминлеге фестивале

"Бердәм Россия" партиясе эгидасында Ижёвка авылы мәдәният йортында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара - Гаилә иминлеге фестивале узды. - Гаилә бәйрәмнәре авылда изге традициягә әйләнде. Бүгенге чараның статусы күпкә югары. Безнең фестиваль Мәскәүдән, Чаллыдан килгән почётлы кунаклар катнашында уза, алар әлеге тема мәсьәләләре белән һөнәри нигездә шөгыльләнәләр, -...

"Бердәм Россия" партиясе эгидасында Ижёвка авылы мәдәният йортында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара - Гаилә иминлеге фестивале узды.
- Гаилә бәйрәмнәре авылда изге традициягә әйләнде. Бүгенге чараның статусы күпкә югары. Безнең фестиваль Мәскәүдән, Чаллыдан килгән почётлы кунаклар катнашында уза, алар әлеге тема мәсьәләләре белән һөнәри нигездә шөгыльләнәләр, - дип бүлешә очрашканда клуб мөдире Алла Затирко.
Күз карашым белән аны озатып, яңа мәдәният учагын җитәкләүне энергияле, инициативалы, идеяләр һәм фикерләргә бай ханымга тапшыруларына чын күңелдән шатланам. Бер елдан артык вакыт эчендә ул үз тирәсенә фикердәшләрен туплап, авылдашларына энтузиазм йоктырырга, клубны балалар һәм өлкәннәрне тарту үзәгенә әйләндерергә өлгерде.
Шул арада мәдәният йорты халык белән тулды. Залда алма төшәр урын юк. Коллегаларын хупларга авыл җирлекләре башлыклары, районның мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре дә килгән.
Мөлаем алып баручы Екатерина Задоркина фестиваль хәрәкәтенә старт бирде.
- Ижёвканың бердәмроссиялеләре муниципаль власть институты белән берлектә гаилә, ана һәм балага ярдәм максатында "Ныклы гаилә", "Россиядә һәр бала мөһим" партия проектларын гамәлгә ашыралар. Яшь гаиләләргә аеруча игътибар бирелә. Гаилә иминлеге фестиваленең миссиясе - гаилә кыйммәтләрен яңарту һәм ныгыту, туганнарга һәм якыннарга, димәк халык һәм авыл тарихына игътибарлы мөнәсәбәт булдыру, - диде ул.
Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов сәламләде.
- Элек-электән илнең үсеше гаиләнең җәмгыятьтәге хәленә һәм дәүләтнең аңа мөнәсәбәтенә бәйле булган. Чөнки кеше яшәеше гаиләдән башлана, аның шәхес буларак формалашуы да шунда була. Һәр кеше өчен гаилә - цивилизацияле җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче мәхәббәт, хөрмәт, теләктәшлек чыганагы. Илнең көче гаиләнең ныклыгына бәйле. "Бердәм Россия" партиясе үз эшен гаилә кыйммәтләрен үстерүне һәм саклап калуны исәпкә алып төзи, - диде ул.
Ижёвка авылының хөрмәткә лаек җиде гаилә династиясе көн геройлары булды: Забалуевлар, Пономарёвлар, Нургалиевлар, Гоголевлар, Гыйниятуллиннар, Вәлиевлар һәм Судаковлар.
Бу гаиләләрнең һәркайсын авылдашлары уңышлы дип саный. Җыелганнар игътибарына "Минем гаиләм" темасына презентация тәкъдим ителде, аның барышында авылдашларының тормышы һәм биографиясеннән күп кызыклы мәгълүмат алынды.
Шигъри юллар, лирик җырлар һәм биюләрдән башка бәйрәм булмый. Ә бу юлы сәхнәгә уникаль, иҗади, хезмәт сөючән гаиләләр чыкты.
Валентина Ивановна Забалуеваның гомуми педагогик стажы 47 ел, шуның 35 елын Алабуга пединститутында эшләүгә багышлаган, хәзер дә, инглиз филологиясе кафедрасының өлкән укытучысы буларак, студентларга инглиз теленнән дәресләр бирә. Ире Владимир Сидорович инженер-элемтәче булып эшләгән. Өч баласы да югары белемле. Андрей - ФСБ майоры, Таҗыйкстанда чик буе заставасы начальнигы булып хезмәт иткән. Инна һәм Дмитрий - педагоглар, биш оныклары үсеп килә.
Валентина Борисовна Пономарёва төп ижёвкалылар - әтисе ягыннан туган Гоголевларның туганы. әнисе Екатерина Ивановна - тормышта төп терәге. Ике кызы мөстәкыйль оя корганнар, әбиләренә өч онык бүләк иткәннәр. Ижёвка авылы башлыгы. Валентина Борисовна тагын ике балага йөрәк җылысын, игътибарын, кайгыртуын бирә: Дмитрий белән Данилны тәрбиягә ала. Пономарёвларның горурлыгы - гаилә музее, күп экспонатларын үз куллары белән эшләгәннәр.
Миңнебикә Харисовна һәм Шәмсимөхәмәт Нургалиевич Нургалиевлар биш бала үстергәннәр, аларда кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кешелеклелек, гаделлек сыйфатлары тәрбияләгәннәр. Өлкән буын яраткан оныклары Ралина һәм Резедә өчен җаннарын бирергә әзер.
Гоголевлар гаилә иминлегенең төп символы дип үзара аңлашып, яратышып һәм хөрмәт итешеп яшәүне атыйлар. Династияне дәвам итүчеләр - Александр Аркадьевич һәм Светлана Борисовнаның балалары Юлия һәм Андрей. Алар әти-әниләреннән мирас итеп хезмәткә мәхәббәтне һәм педагогиканы яратуны алганнар.
Фирдәвес Нурулловна һәм Рафис Зәкиевич Гыйниятуллиннар Ижёвкада 1989 елда төпләнгәннәр. Хезмәт эшчәнлекләрен "Татминводы" заводында гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары һәм экономист булып башлаганнар. Алар ике ул үстергәннәр, өч оныклары бар.
Дус һәм иҗади Вәлиевлар гаиләсен ирле-хатынлы Лилия Илдусовна һәм Рамис Мирсәетович тәкъдим иттеләр.
- Без Чаллы институтының сәнгать-графика факультетында укыганда тәнәфестә таныштык. Өч айдан ир белән хатын булдык. Ике елдан Рамисның туган ягы Ижёвкага күчеп кайттык, монда аның авыл халкы арасында хөрмәт казанган әти-әнисе Мирсәет Мансафович һәм Әминә Мәгъсумовна яшиләр. Алар безгә кызыбыз Самираны тәрбияләргә ярдәм итәләр, - дип сөйли Лилия Илдусовна.
Судаковлар династиясен тәкъдим итүче Вера Владимировна һәм Илья Фёдорович болай диделәр:
- Гаилә иминлеге - әти-әниләрнең кайгыртучанлыгы, балаларның уңышлары, ярату һәм хөрмәт. Безнең балаларны тәрбияләүдә әби-бабай гына түгел, аларның әти-әнисе Алексей Яковлевич һәм Мария Ивановна да катнаша. Гаиләбезнең байлыгына көнләшергә була. Әмма сүз матди байлык турында бармый, без рухи яктан бай.
Презентацияне йомгаклап, Валентина Пономарёва һәм Александр Гоголев гаилә гимнын башкардылар.
Гаилә - иң кадерле кыйммәт
Мәскәү кунагы - "Ата-ана кагыртуы" халыкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе, химия фәннәре кандидаты, гуманлы педагогика рыцаре, "Йөрәк һәм розага хезмәт итүче" алтын билге кавалеры, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Клара Мансурова залда җыелганнарга изге теләкләр җиткерде.
- Гаилә - ул кечкенә дәүләт. Аннан кадерле нәрсә юк. Гаилә тулы булса, аның көмеш җепләре буыннарны беркетә. Шуның белән бергә Россия дә ныгый, - диде Клара Шәрафовна. - СССР таркалу белән без бөек халыклар дуслыгын югалттык. Хәзер яңа ил төзибез. Гаилә иминлеге фестивале - шундый гаиләләрне арттыруны төп максат итеп куя. Дәүләт Думасында һәр елны "Гаилә культурасы - дөньяны яңарту юлы" темасына ата-аналар укулары уза. Бу чарада катнашучылар бар кешене гаилә кыйммәтләрен сакларга өндиләр. Гаиләнең иминлеге хатынга бәйле. Хатын-кыз шундый көчкә ия - ул ирен тәхеткә утырта яки юкка чыгара ала. Ирләрегезне саклагыз. Аларга күбрәк матур сүзләр әйтегез. Һәм сез өмет, мәхәббәт белән ирегезнең көчле, төрле авырлыкларны җиңә алачагына ышанычын арттырачаксыз. Ата-бабаларыбыз җирдә тынычлык яулаганнар. Алар үз гаиләсе, әнисе, хатыны һәм балалары хакына фронтка киткәннәр. Шуны истә тотыгыз, булачак талантларны әти-әниләр тәрбияли, - дип дулкынлану аша әйтте ул.
Шәһәр Советы җитәкчесе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина, Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, "Ата-ана кайгыртуы" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте рәисе Людмила Сидорова, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының теория һәм методика кафедрасы доценты, "Ата-ана кайгыртуы"ның яшьләр бүлеге җитәкчесе Оксана Тихонова, җирле шагыйрь, язучы Михаил Гоголев бәйрәм вакыйгасы уңаеннан котлау сүзләре яңгыраттылар.
"Вечёрушки" (Людмила Галкина), "Конфетти" (Фәнисә Нургалиева), "Ижевские выкрутасы" (Нина Сергеева) иҗат коллективлары, солист Александр Романов әзерләгән сәнгать номерлары чараны бизәде.
Мөһим вакыйга - яшь гаилә туу - фестивальнең кульминацион мизгеле булды. Җирлек башлыгы Валентина Пономарёва күпсанлы тамашачы катнашында Альбина Нигъмәтуллина һәм Илнар Григорьевның никахын рәсмиләштерде.
Яңа өйләнешүчеләрне ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова котлады һәм сәяси совет исеменнән истәлекле сувенир бүләк итте. Күп баланы тәрбиягә алган Самариннарның ишле гаиләсе дә игътибардан читтә калмады, аларга да бүләк тапшырылды.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева власть һәм җәмгыять алдында гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләргә тугрылыклары, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен гаилә династияләренә истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга