Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Мәдәният

Гасырлардан күчкән моңнар

"Юность" район мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең зональ этабы узды. Гасырлар аша тупланган халык моңнарын, көйләрен киләчәк буынга җиткерү максатыннан оештырылган чарага Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай районнарыннан коллективлар җыелды. Менделеевск районын Иске Гришкиннан Валентина Мамакова җитәкчелегендәге "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбльләре тәкъдим итте....

"Юность" район мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең зональ этабы узды.
Гасырлар аша тупланган халык моңнарын, көйләрен киләчәк буынга җиткерү максатыннан оештырылган чарага Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Тукай районнарыннан коллективлар җыелды. Менделеевск районын Иске Гришкиннан Валентина Мамакова җитәкчелегендәге "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбльләре тәкъдим итте. Алар алдагы елларда фестивальнең республика турына узып, Казан сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге алганнар иде. Фольклор сәнгатенең буыннан-буынга күчеп килгән күңел энҗе-мәрҗәннәре ансамбльләр, соло, дуэтлар чыгышында чагылды. Халык музыка уен кораллары яңгырашы, милли киемнәр, ризыклар, кул эшләре үрнәкләре ярдәмендә онытыла барган гореф-гадәтләр, йолалар күзалланды.
Сәхнәдә берсен-берсе алыштырган коллективлар "Кич утыру", "Сабантуй", "Су юлын күрсәтү" күренешләрен театрлаштырып тәкъдим иттеләр. Өлкән яшьтәге иҗат сөючеләр арасында яшьләр дә булуы сөендерә. Димәк, халык иҗаты байлыгы түкми-чәчми кулдан кулга тапшырылачак.
Фольклор бәйрәме тәмам. Сәнгать белеме кандидаты, Республика милли мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече, Россия фольклор союзы һәм Америка халыкара ассоциациясе әгъзасы Эльмира Каюмова рәислегендәге жюри, чыгышларны анализлап, киңәшләрен җиткерде. Һәр коллектив дипломнарга ия булды. Фестивальнең сайлап алу туры дәвам итә. Иң уңышлы номерлар йомгаклау концертына кертеләчәк.
Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Иске Казан тњгђрђк уены