Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халыклар дуслыгы – дәүләт нигезе

4 ноябрьдә мәдәният хезмәткәрләре, фольклор коллективлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ветераннар хәрәкәте активистлары составындагы безнең район делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм тамашасы М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет...

4 ноябрьдә мәдәният хезмәткәрләре, фольклор коллективлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ветераннар хәрәкәте активистлары составындагы безнең район делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бәйрәм тамашасы М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында булды.
Җыелганнарны сәламләү сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм тарихына тукталды, халыклар дуслыгының күпмилләтле дәүләтнең мөһим нигезе булуын һәм шулай булып калачагын ассызыклады.
Татарстан эстрадасы йолдызлары әзерләгән концерт программасы күпсанлы тамашачы өчен искиткеч бүләк булды. "Татарстан безнең йортыбыз" фестивале коллективлары, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле, "La primavera" Казан камера оркестры, "Мирас" халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре чыгышын халык алкышларга күмде. Татарстан кунаклары - Төркмәнстан халык артистлары башкаруында очкынлы биюләр концерт бизәге булды.
Илсөяр Гобәйдуллина, район халыклар дуслыгы йорты директоры:
- Җирдә тынычлыктан да кадерле бернәрсә юк. Сайлаулар көнендә менделеевлылар илебез һәм республика җитәкчелегенең иҗатка, милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән сәясәтен хупладылар. Тынычлык хакимлек иткән шартларда гына тормыш куйган бурычларны нәтиҗәле хәл итеп була. Бүген без зур дуслык җепләре белән бәйләнгән республикабызның милли мәдәнияте палитрасын ихлас күңелдән күзәттек. Төрле халыкларның традицияләренә һәм милли кыйммәтләренә хөрмәт - күпмилләтле Ватаныбызның куәтен ныгытуга өлеш кертү дигән сүз.
Лилия Галиева, район башкарма комитетының Мәдәният идарәсе начальнигы:
- Районыбызда төрле милләт кешеләре тынычлыкта һәм дуслыкта яши. Туган телдә белем алу өчен шартлар тудырылган, фольклор ансамбльләр уңышлы эшли. Бер генә район чарасы да үзешчән артистларның милли төсмерле чыгышларыннан башка үтми. Бүген тагын бер мәртәбә республикабыз өчен горурлык тойдык, анда без, татарстанлылар гына түгел, кунаклар да һәрвакыт киң күңеллелек, кунакчыллыкны тоя. Туган ягыбыз, Татарстаныбыз киләчәктә дә чәчәк атсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары халыклар бердэмлеге коненэ багышланган чара