Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хәйрия – йөрәк кушуы буенча

- "Яңарыш" исәп-хисап фондына акча средстволары керүнең чагыштырмача анализы нәтиҗәләре менделеевлыларның бу мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә актив булмауларын күрсәтте. 2012 елда Фондка нибары 26101 сум күчерелгән. Хәйрия акциясендә алты кеше катнашкан, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов. - Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында...

- "Яңарыш" исәп-хисап фондына акча средстволары керүнең чагыштырмача анализы нәтиҗәләре менделеевлыларның бу мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә актив булмауларын күрсәтте.
2012 елда Фондка нибары 26101 сум күчерелгән. Хәйрия акциясендә алты кеше катнашкан, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов.
- Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында яшәүчеләр иң зур активлык күрсәттеләр. Алар күчергән акчаларның суммасы җан башына 10,082 һәм 10,042 сум тәшкил итә. Безнең районда 0,859 сум. Шул ук вакытта узган елда хәйриячеләр сафларына 11 предприятие һәм оешма, 37 менделеевлы керде. Әгәр 2011 елда без рейтинг таблицасында республика районнары һәм шәһәрләре арасында 11 нче урында булсак, 2012 елда 30 нчыга төштек.
- Безнең гаилә 2012 елда "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре" тарихи проектында катнашты, - диде С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева. - Һәркайсыбыз, шул исәптән оныгыбыз Алтын да, үз өлешен кертте. Бу йөрәк кушуы буенча эшләнде. Проект хәйриячеләрен хөрмәтләү барышында Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев миңа, тормыш иптәшем Фәрваз Нурлыгаяновичка һәм улыбыз Илнар Фәрвазовичка фондның исемле Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды. Китапның беренче томында Рөстәм Исмәгыйлович Гафаровның да фамилиясе бар, - диде Лилия Федоровна.
- Проект кысаларында эш дәвам итә. Һәм безгә тарихи-мәдәни мирас объектларын төзүгә һәм реставрацияләүгә баручы средстволар җыюга кушылырга кирәк. Бу елларда башкарылган эш масштабына ышану өчен, ветераннарга экскурсияләр оештырырга кирәк, - дип йомгак ясады район башлыгы Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљп трибунадан