Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Иҗатка омтылып

    Сәнгать мәктәбенең театр сыйныфында шөгыльләнүче балалар "Әгәр дә" сәхнә осталыгы өченче ачык республика фестивалендә катнаштылар. Яшь сәхнә сөючеләрнең чыгышын атказанган мәдәният эшлеклеләреннән торган жюри хөкем итте. Укучылар И.Пивоварова, А.Линдгрен, С.Михалков әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Б.Заходерның "Хрюк ёлкада" дигән мәсәлен укучы Дмитрий Соловьёв икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бар катнашучылар да...

    Сәнгать мәктәбенең театр сыйныфында шөгыльләнүче балалар "Әгәр дә" сәхнә осталыгы өченче ачык республика фестивалендә катнаштылар.
    Яшь сәхнә сөючеләрнең чыгышын атказанган мәдәният эшлеклеләреннән торган жюри хөкем итте. Укучылар И.Пивоварова, А.Линдгрен, С.Михалков әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Б.Заходерның "Хрюк ёлкада" дигән мәсәлен укучы Дмитрий Соловьёв икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бар катнашучылар да дипломнар белән билгеләнделәр. Нәфис сүз осталарын конкурска әзерләүче педагог Елизавета Йосыповага рәхмәт хаты тапшырылды.
    Балалар өчен сәхнә нечкәлекләрен ачу буенча мастер-класс оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: