Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Илнәттә күңел моңнары яңгырады

    Илнәт җирлеге мари мәдәнияте регионара фестиваленә 500 гә якын үзешчәнне туплады. Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск шәһәрләреннән, Удмуртиянең Грах, Алнаш районнарыннан осталыкларын күрсәтергә килгән халык авыз иҗаты ансамбльләрен һәм клуб каршындагы мәйданда җыелган кунакларны Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева сәламләде һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Чыгышларны ачу мариларның...

    Илнәт җирлеге мари мәдәнияте регионара фестиваленә 500 гә якын үзешчәнне туплады.



    Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск шәһәрләреннән, Удмуртиянең Грах, Алнаш районнарыннан осталыкларын күрсәтергә килгән халык авыз иҗаты ансамбльләрен һәм клуб каршындагы мәйданда җыелган кунакларны Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева сәламләде һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.


    Чыгышларны ачу мариларның югары карты, милли мәдәни автономия рәисе Олег Третьяковка тапшырылды. Аның кул астында оешкан "Курмызак олык" (милли чәчәк) төркеме гыйбадәт кылу йоласын тәкъдим итте.


    Импровизацияләнгән сәхнәдән 15 коллектив күңел моңнарын яңгыратты. Дүрт сәгатькә сузылган концерт мари халкының тамырларына күз салырга, гореф-гадәтләрен барларга булышты.
    Ул көнне һәркем күңеленә якын шөгыль таба алды - өлкәннәр чыгышларны хозур кылып, түгәрәк биюдә катнашсалар, балалар төрле аттракционнарда уйнап шатландылар.


    Җитмеш яшьлек Леонид Шабалин күпләрне чигү үрнәкләреннән торган күргәзмә белән шаккаттырды. Саф һавада әзерләнгән ризыктан авыз итәргә теләүчеләр дә күп булды.
    Фестивальне әзерләп уздыруга шәхси эшмәкәрләр Эдуард Минсадыйров, Валентина Исакова, Ольга Кулакова ярдәм күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: