Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казан – Универсиада шәһәре

Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова 7 нче мәктәп яны лагерында ял итүчеләргә XXVII Универсиада турында мәгълүмат сәгате үткәрде. Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын каршы алырга әзерләнүче Казан буенча слайд сәяхәт башкаланың тагын да матураюын, яңаруын күрсәтте. Балалар уеннарда катнашучы илләр, универсиада символикасы, спорт ярышлары төрләре белән таныштылар "Әдәбиятта спорт" дип аталган...

Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова 7 нче мәктәп яны лагерында ял итүчеләргә XXVII Универсиада турында мәгълүмат сәгате үткәрде.
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын каршы алырга әзерләнүче Казан буенча слайд сәяхәт башкаланың тагын да матураюын, яңаруын күрсәтте.
Балалар уеннарда катнашучы илләр, универсиада символикасы, спорт ярышлары төрләре белән таныштылар "Әдәбиятта спорт" дип аталган викторина, темага караган табышмаклар чишү балаларның белем дәрәҗәсен сынады. Ритмик музыка астында күнегүләр ясау укучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Ял итүчеләр истәлеккә универсиада символикасы белән бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Универсиада