“Әкияттә кунакта”
"Очарование" үрнәк хореография коллективы (җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина) Бөек Устюг шәһәрендә VIII Халыкара фестиваль-конкурста уңышлы чыгыш ясады. "Әкияттә кунакта" музыкаль-сәнгать иҗаты бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән биш йөздән артык бала катнашты. Менделеевлылар тамашачыларга алты бию тәкъдим иттеләр. Урта һәм кече төркем "Яулык белән татар биюе", "Ак торналар артыннан", "Йокы сәгате" композицияләре өчен...
"Очарование" үрнәк хореография коллективы (җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина) Бөек Устюг шәһәрендә VIII Халыкара фестиваль-конкурста уңышлы чыгыш ясады.
"Әкияттә кунакта" музыкаль-сәнгать иҗаты бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән биш йөздән артык бала катнашты.
Менделеевлылар тамашачыларга алты бию тәкъдим иттеләр. Урта һәм кече төркем "Яулык белән татар биюе", "Ак торналар артыннан", "Йокы сәгате" композицияләре өчен кубокка һәм I дәрәҗә дипломга ия булды.
Коллектив солисты Румия Зиннәтуллина "Уракчы кыз" ролендә үзен танытты һәм шулай ук кубок, I дәрәҗә диплом яулады. Вадим Мокеев һәм Ангелина Вәлиуллина, Румия һәм Ринат Зиннәтуллиннар дуэтлары да сынатмады. Алар - III дәрәҗә лауреатлар. Балалар өчен ял сәгатьләре, экскурсияләр оештырылды. Халык курчагы әзерләүчеләр әти-әниләрне, малайлар, кызларны, остаханәгә чакырдылар. Кыш бабай биләмәсен, Яңа ел уенчыклары музеен карау, әкият геройлары белән тамашада катнашу, Емеляның мичендә йөрү, "Кышкы бакча"ны хозур кылу һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев