Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өлкәннәргә балалардан бүләк

Ватанны саклаучылар көненә Социаль үзәкнең реабилитация бүлегендә ял итүчеләргә сәнгать мәктәбе укучылары үзенчәлекле бүләк ясадылар. Музыка бүлеге педагогы Алёна Белоусова оештыруында музыка һәм театр бүлегенең яшь талант ияләре концерт әзерләгәннәр. Скрипкада, гитарада, аккордеонда чыгыш ясаган Даша Лесничук, Саша Безбородова, Вова Смирнов апа-абыйларның алкышларын кабул иттеләр. Лия Бодрина, Алсу Йосыпова, Арсений...

Ватанны саклаучылар көненә Социаль үзәкнең реабилитация бүлегендә ял итүчеләргә сәнгать мәктәбе укучылары үзенчәлекле бүләк ясадылар.
Музыка бүлеге педагогы Алёна Белоусова оештыруында музыка һәм театр бүлегенең яшь талант ияләре концерт әзерләгәннәр. Скрипкада, гитарада, аккордеонда чыгыш ясаган Даша Лесничук, Саша Безбородова, Вова Смирнов апа-абыйларның алкышларын кабул иттеләр. Лия Бодрина, Алсу Йосыпова, Арсений Лесничук җыелганнарны җыр иленә чакырдылар. Театр бүлеге укучылары Татьяна Саликова, Полина Юнысова шигырь сөйләү осталыкларын ачтылар. Шәкертләргә концерт әзерләүдә педагоглар Алия Абрамова, Михаил Прокофьев, Елизавета Йосыпова, Ольга Маштакова булышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск концерт Менделеевск яналыклары