Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Матурлык дөньяны коткарыр

    Туган якны өйрәнү музеенда Русьны чукындыруның 1025 еллыгына багышланган шундый исемле күргәзмә ачылды. Лариса Кривилева Аны беренчеләрдән булып район хакимияте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре, ветераннар, оешма һәм учреҗдениеләр җитәкчеләре хозур кылды. Алар холлга куелган экспонатлар, картиналар, тематик әдәбиятның рухи эчтәлеген, музей хезмәткәрләре өйрәнгән һәм килүчеләргә тәкъдим иткән материалларның...

    Туган якны өйрәнү музеенда Русьны чукындыруның 1025 еллыгына багышланган шундый исемле күргәзмә ачылды.
    Лариса Кривилева
    Аны беренчеләрдән булып район хакимияте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре, ветераннар, оешма һәм учреҗдениеләр җитәкчеләре хозур кылды. Алар холлга куелган экспонатлар, картиналар, тематик әдәбиятның рухи эчтәлеген, музей хезмәткәрләре өйрәнгән һәм килүчеләргә тәкъдим иткән материалларның тирәнлеген тиешенчә бәяләделәр.
    Күргәзмәне оештыру инициаторы булып музей меценаты, сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры, депутат, шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина чыкты. Ул елдан-ел менделеевлыларның йөрәкләрен райондагы тарихи кыйммәтләрне саклау һәм арттыру эшенә яхшы мөнәсәбәте белән әсир итә, бина фасадын һәм эчке бүлмәләрне реставрацияләү буенча зур эш алып бара, мәдәният учагы тормышына хокук бирүче проектларны инвестицияли.
    Күргәзмә буенча экскурсны фәнни хезмәткәр Ольга Первина үткәрде.
    - Бу аның дебюты, чөнки ул яңа хезмәткәребез. Эрудицияле, укымышлы кыз, - дип бүлешә коллегасы, остазы Виктор Соловьёв.
    Чыннан да, Ольга Владимировна аралашуның беренче минутларыннан ук җыелганнар белән элемтә урнаштыра, Русьның бай елъязмасы турында сөйләү белән кызыксындыра алды. Һәр экспонатта җентекләп тукталып, ул Библиядән, Александр Пушкин, Борис Пастернак шигырьләреннән өзекләр укыды.
    Римма Плитман һәм Владимир Аничкин чыгышлары экскурска уңышлы өстәмә булды.
    Очрашуның үзенчәлекле кульминациясе булган түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова һәм башкалар үз фикерләре белән бүлештеләр.
    - Изгелек күбрәк булган саен, тормыш та тотрыклырак. Иң мөһиме - игелек кылырга өйрәтә алырлык гаилә, - диде Рөстәм Исмәгыйлович.
    Чарада катнашучылар Илсөяр Гобәйдуллинага, Андрей Андриянов җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләренә музей үсешенә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм менделеевлыларга әйләнә-тирәне танып белүне киңәйтү, Русь тарихын өйрәнү максатында күргәзмәне карарга тәкъдим иттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: