Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният елы

Тойгуҗада "Мәзәк хәлләр" Мәктәп укучылары катнашында узган бәйге Көлке көненә багышланды. Катнашучыларга үз тормышларыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә кирәк иде. Артур Мещеряков, Рамис Миңнәхмәтов, Злата Лотфуллинаның мәзәк хәлләре иң кызыклысы дип танылды. Бәйге уеннар белән үрелеп барды. Бигрәк тә "Кулинарлар", "Мотоциклчылар" һ.б. лар балалар күңеленә хуш килде. "Мунчада ничек рәхәт"...

Тойгуҗада "Мәзәк хәлләр"
Мәктәп укучылары катнашында узган бәйге Көлке көненә багышланды.
Катнашучыларга үз тормышларыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә кирәк иде. Артур Мещеряков, Рамис Миңнәхмәтов, Злата Лотфуллинаның мәзәк хәлләре иң кызыклысы дип танылды. Бәйге уеннар белән үрелеп барды. Бигрәк тә "Кулинарлар", "Мотоциклчылар" һ.б. лар балалар күңеленә хуш килде. "Мунчада ничек рәхәт" бәйгесендә Рамазан Хуҗин иң хирыс мунчачы исеменә лаек булды. Килгән кунаклар Убырлы карчык (Рәмзия Зиннәтуллина) һәм Клоун (Мөгаллимә Миңнәхмәтова) кулыннан татлы призлар алдылар. Чараны авыл мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанова оештырды.
Милли мәдәният дөньясында
Тойма авылында милли мәдәният атналыгы узды. Балалар җиде көн мәдәният дөньясында кайнадылар.
Төрле гореф-гадәтләр, борынгы йолаларны яңарттылар, музей экспонатлары тарихы белән таныштылар, татар халык әкиятләре укыдылар, онытылган уеннарны искә төшерделәр. Җыр-биюләр белән үрелеп барган чаралар укучылар күңелендә онытылмас мизгелләр калдырды. Атнаның соңгы көнендә милли ризыклар белән бай чәй табыны янында аралашу, фикер алышу оештырылды. Мәдәният йорты директоры Мәрфуга Сираева, аккомпаниатор Айрат Мөбарәкшин, китапханәче Фирдәвия Ямалетдинова чараларны әзерләү һәм үткәрүдә зур тырышлык куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Тойма Тойгуќа