Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевск-ТВ һәр йортка керәчәк

Озакламый "Менделеевск-ТВ" җирле каналы тапшыруларын авылларда да карап булачак. Моның өчен район башлыгы Игорь Привалов проектны актив алга этәрә, ә "Таттелеком" компаниясе яңа технологияләрне уңышлы тормышка ашыра. - Һәр йортта, фатирда диярлек Интернетка тоташтырылган компьютер техникасы бар. Тиешле җиһазлар алынганнан соң, авыл халкы да онлайн-режимында җирле телетапшыруларны карый алачак. Алар...

Озакламый "Менделеевск-ТВ" җирле каналы тапшыруларын авылларда да карап булачак.
Моның өчен район башлыгы Игорь Привалов проектны актив алга этәрә, ә "Таттелеком" компаниясе яңа технологияләрне уңышлы тормышка ашыра.
- Һәр йортта, фатирда диярлек Интернетка тоташтырылган компьютер техникасы бар. Тиешле җиһазлар алынганнан соң, авыл халкы да онлайн-режимында җирле телетапшыруларны карый алачак. Алар бу гозерне күп тапкырлар авыл җыеннарында җиткерделәр, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич, белгечләр һәм кызыксынган затлар катнашындагы аппарат киңәшмәсендә әлеге мәсьәләне тикшерү барышында.
РУЭС начальнигы Илдар Гариповка тиешле документация һәм проектны тормышка ашыруның техник шартларын әзерләү йөкләнде. "Татмедиа" ААҖнең "Менделеевск" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Лариса Кривилёва алдына телеканалны мәгълүмати тулыландыру (контент) бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль