Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәүрүз-матур квадрациклда килде

Бәзәкәдә җыр һәм биюләр, күңел ачулар белән Нәүрүзне - яз бәйрәмен һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яңа ел башлануны каршыладылар. - Без шәкертләребезне алып килдек, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гыйләҗева. - Мәктәпкәчә учреждениедә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ә балаларның бүген бәйрәмне карау, уеннарда...

Бәзәкәдә җыр һәм биюләр, күңел ачулар белән Нәүрүзне - яз бәйрәмен һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яңа ел башлануны каршыладылар.
- Без шәкертләребезне алып килдек, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гыйләҗева. - Мәктәпкәчә учреждениедә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ә балаларның бүген бәйрәмне карау, уеннарда катнашу мөмкинлеге бар. Клуб хезмәткәре Венера Хуҗәхмәтова нәниләрне тәмле коймак белән сыйлый.
Мәдәният йорты залында кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Биредә чиккән, бәйләгән, сәйләннән ясалган әйберләр, оригами, картиналар белән танышырга була.
Хезмәт ветераны Мәүлидә Исмәгыйлова челтәрле кофталар, итәкләр тәкъдим иткән.
- Мин - элеккеге мәдәният хезмәткәре, - дип сөйли ул. - Традицияләрнең яңаруы куандыра. Безнең клубта бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле үтә, авыл халкы арасында үзешчән артистлар күп.
Моның шулай икәненә чара кунаклары да инанды. Оештыручылар сценарийга бераз креатив та өстәгәннәр: Нәүрүз-матур (Раилә Сираҗетдинова) квадрациклда килде!
- Бу оригиналь! - дип сәламли җыелганнарны Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. - Бәйрәм яз, шатлык һәм рухи яңарыш символы булып тора. Барыгызга да иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Театрлаштырылган тамашада Нәүрүз каршылыклар очрата: Кыш (Кәүсәрия Шәйдуллина) көрәшсез үз хокукларын бирергә теләми. Алар биюләрдә, тапкырлыкта сынашалар. Яз гүзәленә умырзаялар - «Бизәк» хореография ансамбле кызлары ярдәм итә.
Концерт программасында җырчылар Фәния Мөхәмәтхатыйпова (Турай), Гөлнар Ситдыйкова (Песәй), Алена Данилова (Тат.Тәкәш) һәм башкалар катнашты. Бала-чага спорт ярышларында көч сынашты.
- Нәүрүз белән без мул уңышлы елга өметләрне бәйлибез, - диде йомгаклау сүзендә чараны оештыручы һәм алып баручы авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова. - Бәзәкәлеләр хезмәт сөючәнлекләре, шул ук вакытта күңел ача белүләре белән аерылып торалар. Бүгенге бәйрәм - моның ачык мисалы.
Рахилә Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Бәзәкә Менделеевск яналыклары