Президент мәдәният сараена яңа тормыш "өрде"
Менделеевлылар Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң ачылуын түземсезләнеп көтәләр. Ремонт эшләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча финанслана. Бу максатларга 150 млн. сумнан артык бүленде инде. Ә вакыйганың алтарихы мондый: 2012 елда районга эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Игорь Приваловның менделеевлылар исеменнән сарайны ремонтларга ярдәм күрсәтү...
Менделеевлылар Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң ачылуын түземсезләнеп көтәләр.
Ремонт эшләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча финанслана. Бу максатларга 150 млн. сумнан артык бүленде инде.
Ә вакыйганың алтарихы мондый: 2012 елда районга эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Игорь Приваловның менделеевлылар исеменнән сарайны ремонтларга ярдәм күрсәтү үтенеченә аңлау белән карады.
- Менделеевлылар, сезнең данлыклы ансамбльләрегез моңа лаек, - дип җитди җавап бирде Рөстәм Миңнеханов һәм сүзендә торды.
Сарай социаль әһәмияттәге объектларны финанслау республика программасына кертелде.
Шушы көннәрдә журналистлар бригадасы мәдәният учреждениесендә булып, ремонт эшләре барышы белән танышты.
- Объектка биш эре подряд оешмасы - "Созидание" ТК" ҖЧҖ (Казан), "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ, "Римарк" һәм "Стройхимсервис" ҖЧҖ (Түбән Кама), "Татэлектромонтаж" ААҖ (Алабуга) җәлеп ителгән. Кайбер предприятиеләр субподрядчылар, - дип сөйли Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
Карпов исемендәге химзаводның Ринат Габдуллин җитәкчелегендәге ремонт-төзелеш цехы бригадасы белән танышабыз.
- Без ЗАГС бинасын ремонтлыйбыз. Хәзер бүлмәнең планын үзгәртәбез һәм бизибез: стенаны гипсокартон белән төрәбез, буыйбыз, идәнгә керамогранит плитка салабыз, - дип сөйли участок мастеры Илдар Гыймазетдинов.
Тәҗрибәле балта осталары Валерий Фёдоров, Александр Назаров фидакарь хезмәт куялар. Ташчылар Вячеслав Кулаков, Айдар Галимәрдәнов, Николай Шабалин стенаны тигез һәм матур итеп өяләр.
- Безнең төзүчеләр бинаны ремонтлау белән узган елдан шөгыльләнәләр. Түбәне яптылар, ягулык һәм канализация системасын алыштырдылар, диско-үзәкне, икенче һәм өченче катлардагы бүлмәләрне ремонтладылар, - дип дәвам итә әңгәмәдәшебез.
Радик Ахунҗанов зур канәгатьлек хисе белән яңартылган хореография залының ишекләрен ача.
- Менделеевлылар мондый матурлыкны күргәч, шаккатачак. Ә "Шаян" һәм "Кристалл" ансамбльләре шәкертләре шатлыктан кул чабачак. Алар шөгыльләр өчен мондый уңайлы шартлар турында күптән хыялланганнар иде, - ди Радик Галимҗанович. - Хореография залы Фәнил Нәҗмиев җитәкчелегендә ремонтланды.
Мәдәният сараеның зур залында һәм фойеда да эш кайный. Берәүләр иске электр чыбыкларын кисә, икенчеләр кабат планлаштыру өчен стеналарны вата, кайберәүләр идәнгә плитка җәя. Ремонтның масштабы зур.
- Безнең кечкенә район өчен бу юмарт бүләк. Мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт, - ди ихластан Лилия Федоровна.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак4300
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.4900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.16300
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.13100
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла11300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4910800
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды12000
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.13100
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде17100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика