Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Республика бәйгесе иң яхшыларны ачыклады

Республиканың тугыз районыннан 40 номинант "Мамадыш" район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры финалында катнашты. Дүрт менделеевлы составына район вәкилләре белән бергә "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүне яклау фонды башкарма директоры Нурия Хашимова кергән компетентлы жюри...

Республиканың тугыз районыннан 40 номинант "Мамадыш" район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры финалында катнашты.
Дүрт менделеевлы составына район вәкилләре белән бергә "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүне яклау фонды башкарма директоры Нурия Хашимова кергән компетентлы жюри хөкеменә үз чыгышларын тәкъдим итте.
Бәйгене Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов ачты.
- Ел хатын-кызы исеменә дәгъва итүчеләр - актив тормыш позициясендә торучы, эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалларын уңышлы тормышка ашыручы кешеләр, шул ук вакытта яхшы әниләр дә, - диде ул, катнашучыларга уңышлар теләп.
Чын изгелек, шәфкатьлелек, мәдәни һәм рухи байлык бәйрәменә әверелгән чара сигез сәгатьтән артык дәвам итте. Һәр катнашучы, яклау төркеме белән үзен презентацияләп, талантын, осталыгын, иҗади һәм сәнгати сәләтен күрсәтте.
Менделеевлылар өч номинациядә лидерлар өчлегенә керделәр, район җиңүләре копилкасын икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар белән тулыландырдылар.
"Өченче буын герое" номинациясендә иң яхшы исеменә хокукны тугыз хатын-кыз яклады. Ижевка мәдәният йорты директоры Алла Затирко икенче лидерлык позициясенә чыкты.
Аның яраткан шәкертләре - җирлек башлыгы Валентина Пономарева эгидасында хуплау төркеме составында килгән Ижевка авылының вокал һәм хореография ансамбльләре чыгышы тамашага үзенчәлекле төсмер өстәде.
- Мин авылдашларыма яклаулары, аңлаулары өчен бик рәхмәтле. Алардан башка катлаулы бәйге биремнәрен башкарып чыга алмаган булыр идем, - ди Алла Михайловна.
"Минем язмышым - минем һөнәрем" (производство хатын-кызы) номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга Л.Я.Карпов исемендәге химзаводның катализатор цехы начальнигы Елена Лесничук лаек булды.
- Елена лаеклы чыгыш ясады дип исәплим. Ләкин, әйтемдәгечә, хуҗаларга стеналар да булыша. Шуңа күрә мамадышлылар безнең командадан өстенрәк булдылар. Икенче юлы беренче урын һичшиксез бездә булачак, - диләр профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина һәм "Заводская трибуна" газетасы редакторы Светлана Романова.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык" номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән 2 нче балалар бакчасы мөдире Галина Легошина билгеләнде.
"Хатын-кыз - лидер" титулын Актаныштан Дилбәр Әнвәрова алды. Бу номинациядә хуплау төркеме - укучылары белән 1 нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Ярославцева да үзен сынап карады. Ул бәйгедә катнашуы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Хатын-кыз ана" һәм "Изге йөрәкле ир-ат" номинацияләрендәге чыгышлар иң отышлысы булды.
Залның көчле алкышлавында сәхнәгә күпбалалы һәм тәрбиягә бала кабул иткән әниләр чыкты. Янәшәләрендә - яраткан тормыш иптәшләре, сөекле уллары һәм кызлары. Мондый аналарның һәркайсы тирән хөрмәткә лаек. 4-12 бала тәрбияләп, алар эшләрендә дә өлгерләр, үзләренә дә вакыт табалар.
Жюри әлеге номинациядәге барлык конкурсантларга да беренче урын билгеләде. Хәер, Алабугадан иң очкынлы сәламләү тәкъдим иткән Галавановлар гаиләсе бер башка өстенрәк булды.
"Изге йөрәкле ир-ат" номинациясендә Мамадыш больницасы табибы, 40 ел стажлы хирург Изил Сингатуллин җиңүче булды. Аны залның ничек алкышлавын күрергә кирәк иде.
- Ул тамашачыларны, жюрины әсир итте. Гран-при каралган булса, һичшиксез аңа бирелер иде, - дип серне ачты жюри әгъзасы Әлфия Салаватуллина.
- Зона этабында җиңүчеләр Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанда үтәчәк бәйге финалында чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, бәйгедә көч сынашулары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип фикерләрен белдерделәр район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Алла