Сәхнәдә – педагоглар
"Дуслыгыбыз мәдәниятнең күптөрлелеге белән ныклы" халык иҗаты фестивале эстафетасын мәгариф идарәсе хезмәткәрләре кабул итте. "Юность" РМЙ фойесында район педагогларының кул эшләре күргәзмәсе җәелдерелде. Монда чигелгән картиналар, агачтан эшләнгән әйберләр, курчак-чәйнек, олимпия символикасы белән мендәрләр һ.б.лар белән сокланырга булды. - Халык иҗаты - ул берничә буын бөртекләп җыйган байлык. Безнең мәдәниятебез...
"Дуслыгыбыз мәдәниятнең күптөрлелеге белән ныклы" халык иҗаты фестивале эстафетасын мәгариф идарәсе хезмәткәрләре кабул итте.
"Юность" РМЙ фойесында район педагогларының кул эшләре күргәзмәсе җәелдерелде. Монда чигелгән картиналар, агачтан эшләнгән әйберләр, курчак-чәйнек, олимпия символикасы белән мендәрләр һ.б.лар белән сокланырга булды.
- Халык иҗаты - ул берничә буын бөртекләп җыйган байлык. Безнең мәдәниятебез шуларга нигезләнгән, - дигән сүзләр белән алып баручылар Лениза Исмәгыйлова һәм Илбар Таһиров чараны ачтылар.
Кузнецовлар квартеты (1 нче мәктәп), "Очарование" үрнәк бию коллективы, (БИҮ), Зиннәтуллиннар ансамбле тамашачыны әсир итте. Крюковларның гаилә дуэты (Тихоново мәктәбе) башкарган балачак турында җыр күңелләрне тибрәтте. 3 нче мәктәп укытучысы Анна Орлова "Нәфис сүз" номинациясендә чыгыш ясады.
Бу көнне менделеевлыларга рус, татар, удмурт, мари, әрмән һәм башка халыклар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирелде. Ольга Камашева (Иске Гришкин мәктәбе), Нәсимә Гыйльфанова (2 нче балалар бакчасы), Айгөл Иванова (Монаш мәктәбе), Ольга Ишаева (13 нче балалар бакчасы), Ульяна Харитонова (Бәзәкә мәктәбе), Гөлнур Төхвәтова (7 нче балалар бакчасы), Ринат Шакиров (8 нче балалар бакчасы) ялгыз җыр башкардылар.
Песәй һәм Татар Чаллысы мәктәбе укытучыларының сәхнәләштерелгән тамашасы, "Соловушка" биюе (3 нче мәктәп), Денис Ожиганов башкарган ария ("Форпост" үзәге), коррекция мәктәбе һәм 10нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре яңгыраткан дуэтлар концерт бизәге булды. Залдан "Афәрин!", "Булдырасыз!" дигән сүзләр даими яңгырап торды.
13 нче балалар бакчасы триосы, 1 нче һәм 4 нче мәктәпләр, 1 нче һәм 6 нчы балалар бакчасы, Тихоново, Турай, Яңабирде мәктәпләре вокал ансамбльләре чыгышын тамашачы яратып кабул итте. 2 нче, 7 нче, Ижёвка, Илнәт мәктәпләре, 7 нче, 12 нче, Монаш балалар бакчалары коллективлары менделеевлыларга хорегорафик композиция бүләк иттеләр.
Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов фестивальдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт, бүген барыгыз да шундый югарылыкта булдыгыз! - диде Сергей Артелинович.
- Концерт бер мизгел кебек узды. Елдан-ел номерлар яхшыра бара, - ди педагог Ирина Вольнова.
- Концертларны калдырмый йөрергә тырышам, бүген чыгыш ясаучыларның барысы да булдырды, - дип фикере белән бүлешә ветеран Фәния Мөбарәкшина.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.7200
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.6200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.7700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.8500
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.6700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.8700
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.9200
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.8100
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр6700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12400
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.10800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика