Сипкелләр
"Юность" район мәдәният йортында шундый исемле яшь башкаручыларның икенче ачык фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Мәдәният елына багышланган фестивальне алып баручылар Гүзәл Зиннәтуллина һәм Әминә Сәидова ачып җибәрделәр. Бу юлы балалар өч номинациядә: хореография, вокал һәм нәфис сүз буенча көч сынаштылар. Иң яшь катнашучыга 3 яшь булды. Залда балалар чыгышын хупларга әти-әниләр,...
"Юность" район мәдәният йортында шундый исемле яшь башкаручыларның икенче ачык фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
Мәдәният елына багышланган фестивальне алып баручылар Гүзәл Зиннәтуллина һәм Әминә Сәидова ачып җибәрделәр.
Бу юлы балалар өч номинациядә: хореография, вокал һәм нәфис сүз буенча көч сынаштылар. Иң яшь катнашучыга 3 яшь булды. Залда балалар чыгышын хупларга әти-әниләр, әби-бабайлар, педагоглар һәм балалар бакчалары җитәкчеләре җыелган.
"Мескен керпе", "Вакыт балалар өчен түгел", "Сәгатьләр", "Умырзая", "Бананлы республика" кебек номерлар гала-концертның бизәге булды.
Әлфия һәм Сергей Широковлар кызлары Дарина чыгышын карарга килгәннәр.
- Барысы да булдыралар! Без үзенчәлекле балалар репертуарын һәм төрле төстәге костюмнарны билгеләп үтәр идек. Конкурсны оештыручы Балалар иҗат үзәгенә, шулай ук музыка җитәкчеләренә рәхмәт!
БИҮ сәнгать бүлеге мөдире Нәзирә Волкова барлык катнашучыларга диплом һәм татлы призлар өләште. Истәлеккә фотога төшү белән фестиваль тәмамланды.
Венера Әмирова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев