Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Татарның бөек улы"

Песәй авыл китапханәсендә сөекле шагыйребез Һади Такташка багышланган шундый исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Аны китапханәче Гүзәлия Яраханова һәм сәнгать җитәкчесе Нурания Гыйззәтуллина әзерләде. Зал шагыйрьнең портреты, аның канатлы сүзләре язылган плакатлар белән бизәлде. Чарада әдипнең шигырьләренә көй салынган "Их син, яшьлек", "Урман кызы" һәм башка җырлар яңгырады. Балалар "Мокамай", Тәүфыйклы...

Песәй авыл китапханәсендә сөекле шагыйребез Һади Такташка багышланган шундый исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Аны китапханәче Гүзәлия Яраханова һәм сәнгать җитәкчесе Нурания Гыйззәтуллина әзерләде. Зал шагыйрьнең портреты, аның канатлы сүзләре язылган плакатлар белән бизәлде. Чарада әдипнең шигырьләренә көй салынган "Их син, яшьлек", "Урман кызы" һәм башка җырлар яңгырады. Балалар "Мокамай", Тәүфыйклы песи", "Нәни разбойник" шигырьләрен, "Мәхәббәт тәүбәсе", "Алсу" поэмаларыннан өзекләр укыдылар. Кичәдә катнашучылар бердәм мондый фикергә килделәр: Һади Такташ үзеннән соң бай мирас калдырды, аның иҗаты, еллар үткән саен, үзенчәлекле яклары белән ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Песђй авыл