Туган як талантлары
Җирле шагыйрь Дифкать Сирайның тууына 80 ел тулу уңаеннан шәһәрнең татар китапханәсендә чара узды. Әйдәп баручы китапханәче Гөлназ Хафизова җиденче мәктәпнең 6, 8 нче сыйныф укучыларына презентация тәкъдим итте. Авторның тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Чарада "Бәллүр чишмә" балалар иҗат төркеменә йөрүчеләр дә катнашты. Айгөл Гомәрова, Регина...
Җирле шагыйрь Дифкать Сирайның тууына 80 ел тулу уңаеннан шәһәрнең татар китапханәсендә чара узды.
Әйдәп баручы китапханәче Гөлназ Хафизова җиденче мәктәпнең 6, 8 нче сыйныф укучыларына презентация тәкъдим итте. Авторның тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Чарада "Бәллүр чишмә" балалар иҗат төркеменә йөрүчеләр дә катнашты. Айгөл Гомәрова, Регина Антонова Дифкать Сирайның бай иҗат мирасына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен укыдылар. Балалар шагыйрьгә багышлап әзерләнгән альбом, китап күргәзмәсен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев