Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Тылсымлы бию дөньясы

    26 апрельдә "Юность" район мәдәният йортында "Шаян" халык үрнәк бию ансамбле коллективының отчет концерты булды. - Оныгым Настя чыгыш ясаячак. Ул "Шаян"га биш яшендә йөри башлады, җиденче елын шөгыльләнә, - ди дәү әнисе Ирина Денисова. Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче Галина Герасимова әйтүенчә, ул оныклары Олег, Алексей һәм Настяның биюләрен бервакытта...

    26 апрельдә "Юность" район мәдәният йортында "Шаян" халык үрнәк бию ансамбле коллективының отчет концерты булды.
    - Оныгым Настя чыгыш ясаячак. Ул "Шаян"га биш яшендә йөри башлады, җиденче елын шөгыльләнә, - ди дәү әнисе Ирина Денисова.
    Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче Галина Герасимова әйтүенчә, ул оныклары Олег, Алексей һәм Настяның биюләрен бервакытта да калдырмый.
    "Сәлам-сәлам сезгә, чын күңелдән" хореографик композициясе белән башланган чара дүрт сәгать дәвам итте. Халыклар дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган татар, осетин, украин, казак, чуваш, рус, һ.б. халыкларның биюләре, "Сөембикә", "Минем Россия", "Авыл", "Барыня", "Гармонь" композицияләре көчле алкышларга күмелде.
    "Шаян" ансамбле тормышы һәм чыгарылышларның аның турындагы фикерләре документаль фильмда яктыртылды.
    С.Гассар ис. мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов шаянлыларның районга һәм республикага бихисап җиңү китерүләрен билгеләде. Ул 16 чыгарылышка хореографик студияне тәмамлау турында таныклыклар, әти- әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
    "Шаян"ның алыштыргысыз җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина, педагог-репетиторлар Лилия Бәхтиярова, Ләйсән Латыйпова, шаянлыларга искитекеч трюкларны төгәл үтәргә өйрәтүче Иван Седунов, костюмнар тегүче Т.Ефремова фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр, Халыкара бәйгеләрдә, Бөтенроссия фестивальләрендә җиңүчеләр дипломнарга ия булдылар.
    Ата-аналар исеменнән Марианна Кузнецова шаянлыларның остазларына рәхмәт белдерде, чәчәкләр һәм чәк-чәк бүләк итте.
    Чыгарылышлар бию серләренә өйрәтүче педагогларга рәхмәт йөзеннән "Шаян" ансамбле турында җыр башкардылар. Кечкенә шаянлылар өлкән апа-абыйларына шигъри тәлгәшләр адресладылар. Нәкыя Насыйфуллина шәкертләренә фатихасын бирде һәм уңышлар теләде.
    - Ансамбльгә йөрү дәверендә алган белемнәребез безгә киләчәктә дә ярдәм итәр, "Шаян" дуслыгы, остазларыбыз белән элемтәләр озак елларга сузылыр, - диде чыгарылыш Ләйсән Нәбиуллина.
    Асия Мөхәммәтханова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: