“Ян, йолдызым”
Камайда узган шундый исемле искә алу кичәсе Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышланды. Җырчының тормыш һәм иҗат юлы турында фотолар, слайдлар аның талантлы, татар халкының хөрмәтле шәхесе икәнен күрсәтә. Камайлылар якташлары белән аралашу мизгелләрен, хатирәләрен яңарттылар, аның белән горурлануларын белдерделәр. Римма Юзикеева һәм Асия Миңнәхмәтова, Вафирә...
Камайда узган шундый исемле искә алу кичәсе Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышланды.
Җырчының тормыш һәм иҗат юлы турында фотолар, слайдлар аның талантлы, татар халкының хөрмәтле шәхесе икәнен күрсәтә. Камайлылар якташлары белән аралашу мизгелләрен, хатирәләрен яңарттылар, аның белән горурлануларын белдерделәр. Римма Юзикеева һәм Асия Миңнәхмәтова, Вафирә Гыйззәтуллина башкарган әсәрләрне ишеттереп, тамашачыларга матур мизгелләр бүләк иттеләр. Хатирәләр яңарту чәй табыны артында дәвам итте. Кичәне Камай мәдәният йорты директоры Лариса Япаева һәм сәнгать җитәкчесе Сәрия Зиннәтуллина әзерләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев