Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Заводның байлыгы – талантлы үзешчәннәр

    Шимбә көнне фестиваль программасы кысаларында Карпов исемендәге химия заводы коллективы концерт күрсәтте. - Программада 30 номер, алар төрле жанрда, - диде профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев. - Сюрпризлар да булачак, - дип өсти аның урынбасары Татьяна Митшина. Тамашачылар арасында завод хезмәткәрләре генә түгел, гаиләләре белән ветераннар да бар. Алар арасында...

    Шимбә көнне фестиваль программасы кысаларында Карпов исемендәге химия заводы коллективы концерт күрсәтте.
    - Программада 30 номер, алар төрле жанрда, - диде профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев.
    - Сюрпризлар да булачак, - дип өсти аның урынбасары Татьяна Митшина.
    Тамашачылар арасында завод хезмәткәрләре генә түгел, гаиләләре белән ветераннар да бар. Алар арасында - Радыгиннар.
    - Мин заводта 20 ел эшләдем, - дип сөйли Нина Мефодьевна, - яшь чагында үзешчән сәнгатьтә дә катнаштым. Хәзер туган предприятиенең концертларына рәхәтләнеп йөрим.
    - Завод концертлары һәрвакыт вакыйга булды. Мәктәптә укыган вакыттан ук карарга яратам, - ди Марина Тихменева.
    Концерт химия заводының үзешчән сәнгате тарихы турында видеофильм белән башланды. Заводлылар революциягә кадәр үк, 1916 елда, соңрак "Коммуна" кинотеатры урнашкан артель ашханәсе бинасында спектакльләр, концертлар куйганнар. Яшьләр төркеме үзен коммуна дип атаган, кинотеатрның исеме дә шуннан алынган. XX гасырның 20 нче еллары уртасында Гассар исемендәге клуб төзелә, ул мәдәният тормышы үзәгенә әйләнә. Сугыш елларында заводлылар район территориясендә урнашкан госпитальләрдәге яралы солдатлар өчен концертлар куйганнар. Рус һәм татар драма коллективлары, тынлы оркестр, легендар ветераннар хоры, "Веселуха" ансамбле дан тота. Хәзерге хезмәткәрләр, иҗади династияләр вәкилләре иң яхшы традицияләрне дәвам итәләр. Фильмдагы завод музее фондыннан алынган уникаль тарихи фотографияләр аның директоры Наталья Потапованың үзәккә үткәреп сөйләве белән кушылып барды.
    Ветераннар хоры башкаруында "Пропел гудок заводской" җыры көчле алкышларга һәм "афәрин" дип кычкыруларга күмелде. Нәфис сүз осталары Любовь Косякова һәм Марат Шакеев шул җанрда чыгыш ясадылар.
    Көн кадагындагы темаларга кагылучы шаян миниатюралар һәм үзешчәннәрнең башкару осталыгы белән сугарылган театральләштерелгән сәхнә тамашасы концертның бизәге булды.
    Сәхнә ветераннары Ирек Галләмов, Роза Габизинова, Тәскирә Акинина, Юрий Шалин, Николай Лобанов, Илдар Фаразетдинов, шулай ук Мөхәмәтнур Ахунҗанов, яшь йолдыз Дарья Башарова, удмурт җыр ансамбле вокал жанрында оста чыгыш ясадылар. Вячеслав Бәйрәмгулов граф Данило ролендә "Весёлая вдова" опереттасыннан ария башкарды. Илгиз Галләмовның кызлары Ләйсән һәм Лиянең әтиләре турында башкарган җыры күңел кылларын тибрәндерде.
    Наис җәләлетдинов һәм Алексей Арсланов саксофон һәм трубада инструменталь пьеса башкардылар. Рөстәм Зарипов автор-башкаручы буларак һәм Марина гудовская белән берлектә конферансье сыйфатында катнашты.
    "Канатлы яшьлек", "Авыл мәзәкләре" композицияләре зур осталык белән башкарылды, фестиваль темасын яктырткан "Многоцветьем культур наша дружба крепка" дигән дуслык биюе финал номеры буларак та тамашачы күңелендә тирән тәэсир калдырды.
    Заводның генераль директоры Дамир Шәмсин үзешчән артистларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды.
    - Без завод үзешчәннәре чыгышының район фестиваленә нигез салуы белән горурланабыз, - диде Дамир Рәфисович.
    Тамашачы залдан "Бәйрәм күңелле үтте", "Бу концерт узган елдагыдан яхшырак" дигән сүзләр белән чыкты.
    - Мин бер генә концертны да калдырмыйм, - дип бигеләп үтте ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Илнәт авылы клубының сәнгать җитәкчесе Геннадий Мальгин, - чөнки фестиваль - тәҗрибә уртаклашу, иҗади копилканы тулыландыру мөмкинлеге ул.

    Ольга Смолькова

    Рәис Сәхапов фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: