Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Зур сәхнәдә уйнарга хыялланам

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина Казан театр училищесы студенты Ләйсән Заһидуллина белән әңгәмә корды. - Ләйсән, ни өчен театр училищесына керергә карар кылдың? - Тормышны театр белән бәйләргә телим, чөнки балачактан мин аңа гашыйк, ул миңа кызыклы. Бүгенге көндә мин татар драмасы...

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина Казан театр училищесы студенты Ләйсән Заһидуллина белән әңгәмә корды.
- Ләйсән, ни өчен театр училищесына керергә карар кылдың?
- Тормышны театр белән бәйләргә телим, чөнки балачактан мин аңа гашыйк, ул миңа кызыклы. Бүгенге көндә мин татар драмасы бүлегенең беренче курс студенты. Киләчәктә зур сәхнәдә уйнарга хыялланам, әлегә бу турыда уйларга иртәрәк.
- Укырга керүе авыр булдымы?
- Мин театр училищесына керергә күптәннән әзерләндем. Балалар иҗат үзәгенең театр бүлекчәсен тәмамладым, остазым Елизавета Борисовна Йосыповага бик рәхмәтле. Төрле бәйгеләрдә катнашырга, тәҗрибә тупларга тырыштым. Узган уку елында училищедагы әзерлек курсларына йөри башладым. Ял һәм каникул көннәрендә Казанга барып йөрдем, җәй көне имтиханнарга кадәр шунда яшәдем. Керү имтиханнарын өч көн эчендә тапшырдык, алар кызыклы булды, ләкин барыбер дулкынланырга туры килде.
- Студент тормышы ничек уза?
- График бик тыгыз: иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр укыйбыз. Дусларым ничек түзәсең дип гаҗәпләнәләр, ә мин уйлыйм, әгәр уку кызыклы икән, аның бернинди авырлыгы сизелми. Миңа барлык фәннәр дә, бигрәк тә, дөнья мәдәнияте тарихы, сәхнәдә хәрәкәтләнү, сәхнә сөйләме бик тә ошый. Бию дәресләрен түземсезлек белән көтәм. Ә минем иң әһәмиятле һәм яраткан фәнем - актёрлык осталыгы. Аны безгә республиканың атказанган, К.Тинчурин исемендәге дәүләт театры артисты Тәслимә Хәләфовна Фәйзуллина укыта.
- Синең бу һөнәрне сайлавыңа әти-әниең ничек карады?
- Мин балачактан артист булам дип расладым, әмма әти-әнием бу һөнәрнең үзенчәлеген аңлаганча, соңгы көнгә кадәр мине кире уйлар дип өметләнделәр. Аларга аңлаулары һәм мине зур шәһәргә җибәрүләре өчен рәхмәт. Дөрес, алар минем фикерләремне хуплыйлар һәм: "Син бәхетле булсаң, без дә бәхетле", - диләр. Үзеңнең күңелеңә хуш килгән урында уку мөмкинлеге булу бәхет түгелмени!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Театр

2
X