Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халыклар дуслыгы – җирдә тынычлык нигезе

Менделеевлыларны агымдагы атна зур вакыйга белән шатландырды. Республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән күпсанлы кунаклар катнашында яңартылган Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда Татарстанда бишенче Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Тантана Рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән Татарстан Халыклары Ассамблеясының күчмә утырышы кысаларында үтте. Югары кунак районның беренче җитәкчесе Валерий...

Менделеевлыларны агымдагы атна зур вакыйга белән шатландырды. Республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән күпсанлы кунаклар катнашында яңартылган Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда Татарстанда бишенче Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Тантана Рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән Татарстан Халыклары Ассамблеясының күчмә утырышы кысаларында үтте.

Югары кунак районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев катнашында Халыклар дуслыгы йортының заманча стильдә бизәлгән залларын һәм яңа кабинетларын карады. Яңа оешкан учреждение директоры Илсөяр Гобәйдуллина, Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, авыл клублары директорлары эгидасында районның мәдәни-милли автономияләре вәкилләре җыелганнарны җылы кабул иттеләр.
Татар, керәшен, рус, удмурт, мари, чуваш, әрмән, әзербайҗаннарның шат авазлары, җыр һәм биюләренең кабатланмас үзенчәлеге, милли костюмнары һәм ризыклары сүзләрдән дә яхшырак тарихи Бондюг җирендә яшәүче халыкларның толерантлыгын, этникара килешүен, тынычлыкны һәм дуслыкны чагылдырды.
Чараның рәсми өлешен җирле эстрада артистлары, фольклор коллективлар, балалар бию ансамбльләре әзерләгән концерт программасы ачты.
Пленар утырыш Мәдәният сараеның зур залында узды. Фәрит Мөхәммәтшин белән президиумдагы урыннарны Премьер-министр урынбасары, Татарстанда милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче комиссиясе рәисе Васил Шәйхразиев, Премьер-министр урынбасарлары - мәгариф һәм мәдәният министрлары Энгель Фәттахов, Айрат Сибагатуллин, Совет Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров алдылар.
Форумны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин болай дип билгеләде:
- Татарстан халыклары Ассамблеясының күчмә утырышлары форматы үзен республика муниципалитетларында яхшы тәкъдим итте. Алар үз вакытында Алабугада, Әлмәттә, Тәтештә, Түбән Камада, Яшел Үзәндә үтте. Максаты - районнарның ТР Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча үз эшләнмәләрен һәм тәҗрибәсен күрсәтүе.
Ассамблея рәисе ассызыклаганча, милли-мәдәни автономияләрнең роле арта: хәзер ул мәдәни кыйммәтләрне саклап кына калмый, мигрантларга яраклашырга да ярдәм итә.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны республикада саны 1,5 мең кешегә якынлашкан Украина качакларына аңлау белән карарга чакырды.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзендә Татарстан җитәкчелегенә республика масштабындагы әһәмиятле форумны үткәрүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Аннан районда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен үстерү буенча эшнең төп аспектларына җентекле тукталды.
- Менделеевск районының позитив милләтара һәм конфессиональара хезмәттәшлектә, җәмгыятьтә тынычлык булдыруда күпьеллык тарихы бар. Безнең халыклар арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне уртак хезмәттә һәм партнёрлыкта туган "Бондюг интернационализмы" рухы аерып тора.
Районда милли бәйрәмнәр, концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә. Укыту процессы ике дәүләт телендә алып барыла, барлык мәктәпләрдә дә татар теле 100 процент укытыла, уку учреждениеләре тиешле лингваль мультимедияле техника белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта милли азчылыкларның районда гамәлдә булган милли-мәдәни автономияләр базасындагы якшәмбе мәктәпләрендә туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге бар.
ТР буенча Россия Федераль миграция службасы Идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Татарстанда 2014 елның ун аена миграция хәленә күзәтү тәкъдим итте.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республиканың барлык милли-мәдәни автономияләренең интернет-ресурсларын берләштерүче, 35 телдә гамәлдә булган портал турында сөйләде.
Бүләкләр тапшыру чараның кульминациясе булды. "Бигәшкәй" балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Мамакова, 3 нче мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары Римма Нәгыймова (рәсемдә), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Элнет" мари халык ансамбле җитәкчесе Геннадий Мальгин, Гассар ис. мәдәният сараеның "Былина" рус җыры халык ансамбле җитәкчесе Инна Килеева, Яңабирде авылының "Теремшур кускылиос" балалар халык ансамбле җитәкчесе Вера Степанова Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга керткән зур өлешләре өчен Ассамблеяның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Халыклар дуслыгы йорты ачылды