Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханәче – иҗади һөнәр

Чираттагы семинарда 2012 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Китаханәчеләр күләмле эш башкарды, халык өчен күп чаралар үткәрде, конкурсларда катнаштылар. "Витаминлы китап" проекты белән балалар китапханәсе мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗади коллективлары проектларына ярдәмгә ТР Хөкүмәте гранты алды, "Сугыш белән өтелгән балачак" электрон презентацияләре республика конкурсында өченче урынны яулады. Яшьләрне экологик яктырту...

Чираттагы семинарда 2012 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Китаханәчеләр күләмле эш башкарды, халык өчен күп чаралар үткәрде, конкурсларда катнаштылар.
"Витаминлы китап" проекты белән балалар китапханәсе мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗади коллективлары проектларына ярдәмгә ТР Хөкүмәте гранты алды, "Сугыш белән өтелгән балачак" электрон презентацияләре республика конкурсында өченче урынны яулады. Яшьләрне экологик яктырту буенча эшчәнлекне яхшы оештыруга республика конкурсында үзәк китапханә җиңүче булды. "Сәламәт булу - искиткеч" республика плакатлар конкурсында катнашуга яшьләрне актив җәлеп иткән өчен үзәк китапханә системасы коллективы Республика яшүсмерләр китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ижевка авыл китапханәсе хезмәткәре Гүзәлия Гәрәева һәм Тойма авылы китапханәчесе Фирзәвия Ямалетдинова район бәйгесе нәтиҗәләре буенча елның "Иң яхшы китапханәчесе" дип танылды.
Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы һәм Россиядә тарих елына багышланган "Киләчәгебез безнең үткәнебездә" район конкурсында катнашкан өчен Г.Хафизова (татар китапханәсе), И.Марготнова (балалар китапханәсе), Л.Нәсыйбуллина (Абалач), Ф.Соловьева (Бөрешле), Г.Галимуллина (Камай), З.Бәйрәмгалиева (Турай) үзәк китапханә системасының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелделәр.
Мәгълүмат һәм мәгърифәт үзәге буларак китапханәнең роле үсә. Менделеевск районы үзәк китапханә системасының 22 учреждениесендә дә компьютер бар. 13 е - Интернет челтәренә тоташтырылган, 18 е - күчерү - күпләтү техникасы белән җиһазланган.
Коллектив алдында китапханәненең уңай имиджын булдыру, китап укуны популярлаштыру бурычы тора. Китап укучыларның фикере безнең эшчәнлегебезгә иң яхшы бәя булып исәпләнә. Без: "Китапханә шәһәр һәм район халкының яраткан ял итү урынына әйләнсен иде",- дип телибез.
Әлфия Ермакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Семинарда