Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихта шәхеснең роле

2 нче мәктәпнең "Гражданин" сәяси клубының чираттагы утырышы Россия тарихы елына багышланды. О.Смолькова Анда район башлыгы И.Привалов, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын үтәүче З.Хәертдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе К.Смирнова, РФ коммунистлар партиясе район комитеты әгъзасы Ю.Дюжакин, нотариус М.Зарипов һ.б. лар, шулай ук 6, 8, 9, 10, 11...

2 нче мәктәпнең "Гражданин" сәяси клубының чираттагы утырышы Россия тарихы елына багышланды.
О.Смолькова
Анда район башлыгы И.Привалов, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын үтәүче З.Хәертдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе К.Смирнова, РФ коммунистлар партиясе район комитеты әгъзасы Ю.Дюжакин, нотариус М.Зарипов һ.б. лар, шулай ук 6, 8, 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Сәяси клуб җитәкчесе тарих укытучысы Г.Бондарева билгеләп үткәнчә, патриот һәм гражданин формалаштыру укыту процессында, дискуссия, тарихи мирасны анализлау вакытында була. Бүген балаларга Россия дәүләтчелеге тарихында Петр Столыпинның шәхесе ролен билгеләү бурычы куелды. Чакырылган кунаклар белән берлектә өч командага бүленеп, мәктәп укучылары эшкә керештеләр. Һәр сыйныф фоторәсемнәр, фактлар, цитаталар белән тулыландырып тема буенча чыгышлар әзерыләделәр. Гомумиләштереп әйткәндә, Столыпин эшчәнлегенә бәя төрлечә, кайвакыт капма-каршы фикерләр белән бәяләнә. Петр Аркадьевич кем булган: алдынгы реформатор һәм патриот яки махерлы реакционер? Документаль чыганак, статистик мәгълүмат, замандашлары фикерләренә нигезләнеп, укучылар Столыпин эшчәнлегенә бәя бирергә омтылдылар.
Клуб утырышында Казан федераль университетының Алабуга филиалы студенты Олеся Толстогузова чыгышы тыңланды.
Район җитәкчесе И.Привалов сүзләренчә, мондый чаралар балаларның ил тарихы белән кызыксынуын арттыра, таный белү сәләтен киңәйтә, анализларга һәм фикерләргә өйрәтә.
З.Хәертдинованың мәгариф идарәсе алар өчен Болгарга экскурсиягә баруны оештыруын балалар алкышлар белән каршылады.
А.Владимиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Гражданин” сђяси клубыныћ