Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 нче мәктәп укучылары юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

1 нче мәктәптә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чара булды. Анда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды директоры Флёра Гыймаева катнашты. - Республика һәм район юлларында аварияләр белән хәл катлаулы булып кала, - дип билгеләп үтте Тәлгат Галиәхмәтович. - Агымдагы елның тугыз аенда районда 20...

1 нче мәктәптә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чара булды. Анда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды директоры Флёра Гыймаева катнашты.

- Республика һәм район юлларында аварияләр белән хәл катлаулы булып кала, - дип билгеләп үтте Тәлгат Галиәхмәтович. - Агымдагы елның тугыз аенда районда 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда җиде кеше һәлак булды, 32 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе балигъ булмаганнар гаебе белән чыккан юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерде. Сентябрь азагында район авылларының берсендә авария була - руль артында 16 яшьлек исерек егетләр утыра. Хәзер аларга 15 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк, материаллар балигъ булмаганнар эшләре төркемчәсе органына җибәрелде. Граховода һәлакәт вакытында ике бала үлә. Әгәр алар куркынычсызлык каешларын эләктерсәләр, бу фаҗига булмый калыр иде.
ЮХИДИ идарәсе әзерләгән видеоролик унынчы сыйныфларны саннар һәм фактлар белән тәэсирләндерде.
Чара кунаклары "Юлда үзеңне ничек тотарга" дигән памятка өләштеләр, балаларны юлда игътибарлы булырга һәм әти-әниләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары юл хэлакэтлэре корбаннарын искэ алу коненэ багышланган чара