Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасында чыгарылыш күпме тора?

Быелгы елда районның мәктәпкәчә учреждениеләреннән өч йөздән артык шәкерт чыгарыла. Андагы чыгарылыш күпмегә төшүе турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорап белеште. Чыгымнарны исәпләүләрен үтенеп без әти-әниләргә мөрәҗәгать иттек. Кашаповлар гаиләсендә өч малай, шуларның икесе чыгарылышлар: өлкәне Алберт быелгы уку елында 1 нче гимназияне тәмамлый, ә кечесе Элдар 8 нче "Сандугачым" балалар...

Быелгы елда районның мәктәпкәчә учреждениеләреннән өч йөздән артык шәкерт чыгарыла. Андагы чыгарылыш күпмегә төшүе турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорап белеште.
Чыгымнарны исәпләүләрен үтенеп без әти-әниләргә мөрәҗәгать иттек. Кашаповлар гаиләсендә өч малай, шуларның икесе чыгарылышлар: өлкәне Алберт быелгы уку елында 1 нче гимназияне тәмамлый, ә кечесе Элдар 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасы белән хушлаша. Әниләре Наталья Петровна әйтүенчә, Элдарны чыгарылышка әзерләүгә дүрт мең сумнан артык акча кирәк булган. Чалбар, жилет, күлмәк, туфлигә 2 мең 500 сум акча тотыла. Фотоальбомга 800 сум җыялар. Булачак беренче сыйныфлар өчен бүләкне (канцелярия товарлары җыелмасы) 600 сумга алалар. Балалар кафесына 300 сум биргәннәр.
"Алёнушка" 6 нчы балалар бакчасыннан чыгарылучы кызыбыз Ангелинага алты меңгә якын акча сарыф иттек, - дип сөйли әнисе Лилия Каракулькина. - Күлмәк - 1500 сум, туфли - 550 сум, гольфы - 50, чәч беркетү җайланмасы - 100 сум. Аның озын чәченә причёска ясату 450 сумга төште. Фото һәм видео язмага төшерү, пиццерия, хезмәткәрләргә бүләкләр, залны бизәү, чәчәкләр, клоуннар катнашында бәйрәм программасына чыгымнар 3250 сумлык булды.
- Чыгымнар планлаштырылган, тантана өчен акчаны ел дәвамында өлешләп тапшыру мөмкинлеге булды. Шунлыктан, аларны гаилә бюджеты өчен артык сизелерлек дип әйтеп булмый, - диләр әти-әниләр. - Төп чыгымнар әле алда, балаларны мәктәпкә әзерләргә кирәк.
Шуны искәртәбез, 2013 елда тыйнак исәпләүләр буенча беренче сыйныфка баланы әзерләү Менделеевск әти-әниләренә 8 мең сумга төште.
- Монаш авылының "Колокольчик" балалар бакчасы мөдире Айгөл Нуриева хәбәр итүенчә, быел биш бала учреждение белән хушлаша. Авылда яшәүче әти-әниләрнең дә чыгымнары шундый: балага кием алу, фотоальбом һәм башкасы. Чәй табыны белән тәмамланучы чара традиция буенча балалар бакчасында үткәрелә.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнара Павлова сүзләренчә, быел районның мәктәпкәчә учреждениеләреннән 302 бала чыгарыла. Район балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре 21 майдан 30ына кадәр уза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Балалар