Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар хәрәкәтен үстереп

"Идел" яшьләр үзәгендә республика яшь гражданнарының V форумы булды. Оештыручы булып ТР балалар оешмасы советы чыкты, партнёры - Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Форумда безнең районны БИҮ бүлеге мөдире Екатерина Ильинская һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Артур Шәрәфетдинов һәм Марат Вәлиев тәкъдим иттеләр. Республика районнарының делегацияләре өчен...

"Идел" яшьләр үзәгендә республика яшь гражданнарының V форумы булды. Оештыручы булып ТР балалар оешмасы советы чыкты, партнёры - Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Форумда безнең районны БИҮ бүлеге мөдире Екатерина Ильинская һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Артур Шәрәфетдинов һәм Марат Вәлиев тәкъдим иттеләр.
Республика районнарының делегацияләре өчен генә түгел, балаларның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен дә беренче мәртәбә оештырылган форумның дүрт көнгә сузылган программасына тренинглар, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, проектларны яклау, флешмоблар кертелде.
Балалар җитәкчеләре белән берлектә тугыз секция эше кысаларында Татарстанда балалар хәрәкәтенең төп проблемаларын барладылар, проектлар эшләделәр һәм үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Форум эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, төрле ведомство һәм министрлыклар вәкилләре катнашты.
Форум азагында кул куелган резолюциядә киләсе ике елга балалар хәрәкәтен үстерү буенча һәр катнашучының идеяләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынды. Җитәкчеләр һәм яшь активистлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яшь гражданнарынын форумы булдыфорум