Балаларның яраткан бәйрәме
"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне узды. Мин асфальтта рәсем ясыйм Кояшлы көн, дәртле музыка, асфальтта ясалган рәсемнәр, һичшиксез, бар кешенең - олысы һәм кечесенең кәефен күтәрде. Иҗат үзәге педагоглары спорт уеннары оештырды, балаларга бүләк итеп жетоннар бирелде,...
"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне узды.
Мин асфальтта рәсем ясыйм
Кояшлы көн, дәртле музыка, асфальтта ясалган рәсемнәр, һичшиксез, бар кешенең - олысы һәм кечесенең кәефен күтәрде. Иҗат үзәге педагоглары спорт уеннары оештырды, балаларга бүләк итеп жетоннар бирелде, аларны татуга алмаштыру мөмкинлеге булды.
- Без баланың теләге буенча махсус буяу белән зыянсыз татулар ясыйбыз. Кызлар чәчәк һәм күбәләкләр ясарга сорый, ә малайларга кеше формасындагы үрмәкүч ошый, - дип сөйли декоратив-гамәли иҗат бүлеге мөдире Зәкия Әхмәдуллина.
Аның кул астыннан Настя Миронованың битенә ясалган урман аланын хәтерләткән рәсем күзаллана.
- Мондый бәйрәм булуы бик яхшы. Без кызым белән барлык аттракционнарда булмыйча, өйгә кайтып китмибез, - дип елмая яшь ана Светлана Миронова.
Шул ук вакытта сәхнәдә иң яхшыларны бүләклиләр. Район башлыгы Игорь Привалов мәгариф, спорт, мәдәният һ.б. секцияләргә йөрүче балалар һәм педагогларны бүләкли. Икенче сыйныф укучысы Камилла Садыйкова өч мәртәбә сәхнәгә күтәрелә. Ул "Ля-ля-фа" студиясенә һәм иҗат үзәгенә йөри. Һичшиксез, ул җиңүләр кызның, педагоглары, әнисенең тарышлыгы нәтиҗәсе.
Малковлар бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Әтисе кулына күтәргән Дима тирә-яктагы хәлләрне күзәтә һәм канәгатьләнеп елмая.
- Шәһәр чараларында еш булабыз, - диләр Наталья һәм Алексей. - Батут, атта йөрү, татлы мамык, әтәч конфет, сабын күбекләре - бу чын балалар бәйрәме.
Илләр буйлап сәяхәт
Социаль яклау идарәсе территориясендә дә Балаларны яклау көне күңелле һәм онытылмаслык булды. "Өмет яры" үзәге белгечләре балалар өчен җир шары буйлап мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар. Клоуннар, ташбака һәм арыслан баласы белән берлектә балалар Африка, Бразилия һәм Япониядә булдылар. Һәр җирдә балаларны җирле халык каршы алды. Сәяхәт вакытында африкалыларча бию, япон табышмаклары, бразилиялеләр карнавалы һәм башкасы булды. БИҮ һәм БСМ шәкертләре башкаруында концерт номерлары, татлы призлар балалар өчен күңелле сюрприз булды.
- Безгә бәйрәм бик ошады, Балаларны яклау көне һәрдаим кабатлансын иде дип телибез, - диләр Айгөл Гарипова һәм Тимур Харьков.
Вәсилә Мортазина
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13900
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13700
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11400
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика