Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Барысы да балачактан башлана”

Традиция буенча Пионерия көнендә районның балалар иҗтимагый оешмалары слёты булды. Пионер хәрәкәте ветераннары Маргарита Гудовских, Людмила Тунгускова, Роза Фёдорова, Татьяна Ясәвиева, Людмила Еремеева һәм башкалар чараның почётлы кунаклары булды. Актив эшчәнлек еллары белән бәйле хатирәләрен искә төшереп, педагогик хезмәт ветераны Рәмзия Мөхетдинова болай диде: - Без шул эш белән яшәдек...

Традиция буенча Пионерия көнендә районның балалар иҗтимагый оешмалары слёты булды.
Пионер хәрәкәте ветераннары Маргарита Гудовских, Людмила Тунгускова, Роза Фёдорова, Татьяна Ясәвиева, Людмила Еремеева һәм башкалар чараның почётлы кунаклары булды.
Актив эшчәнлек еллары белән бәйле хатирәләрен искә төшереп, педагогик хезмәт ветераны Рәмзия Мөхетдинова болай диде:
- Без шул эш белән яшәдек һәм алга, киләчәккә таба атладык.
Яшь буын өлкәннәрнең яхшы традицияләрен дәвам итә. Районның балалар оешмалары вәкилләре чыгышы шул турыда ачык дәлилли. Алар волонтёрлык, экологик, туган якны өйрәнү хәрәкәтләре, һәр көнне изге эшкә омтылулары турында сөйләделәр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов форумда катнашучыларны сәламләделәр һәм Сергей Артелинович педагог-оештыручыларга Рәхмәт хаты тапшырды.

Ольга Смирнова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ПИонерия