Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Беренче тапкыр – беренче сыйныфка”

"Крепыш" 12 нче балалар бакчасында шундый исемле саубуллашу кичәсенә 28 баланың әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды. Чара геройлары вальс яңгырашында тамашачылар алкышлары астында бәйрәмчә бизәлгән залга узалар. Татьяна Газизова житәкчелегендәге педколлектив, хезмәт күрсәтүче персонал, ата-аналар бу көн һәркем күңелендә онытылмаслык булып озак саклансын өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме...

"Крепыш" 12 нче балалар бакчасында шундый исемле саубуллашу кичәсенә 28 баланың әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды.
Чара геройлары вальс яңгырашында тамашачылар алкышлары астында бәйрәмчә бизәлгән залга узалар.
Татьяна Газизова житәкчелегендәге педколлектив, хезмәт күрсәтүче персонал, ата-аналар бу көн һәркем күңелендә онытылмаслык булып озак саклансын өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Ләйсән Камалиева, Любовь Филиппова, музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина ярдәмендә әзерләнгән тантанада рус һәм татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырады, күңелле уеннар оештырылды. Бигрәк тә беренче сыйныфка баручы Петя турында тәкъдим ителгән шаян сәхнә күренеше алкышларга күмелде.
Очрашуга килгән Палитра белән Пумала вакытны 5 елга артка күчерделәр. Балаларның нәни чагын хәтерләтүче кечкенәләр апа-абыйларына шигырь тәлгәшләре багышладылар һәм бергәләп бию башкардылар. Чыгарылышлар, ата-аналар учреждение коллективына һәм килгән кунакларга рәхмәт белдереп чәчәкләр тапшырдылар.
Бакча мөдире Татьяна Вениаминовна балаларга ак юллар теләде, учреждениене тәмамлау турында таныклык һәм шефлары "Кама-Сакс" предприятиесеннән, ата-аналар исеменнән бүләкләр тапшырды. Балалар тәрбияләүдә ярдәм күрсәткән әти-әниләргә рәхмәт хатлары бирелде. Булачак укучылар почёт түгәрәге үтеп саубуллашу җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Крепыш