Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без табигать мәрхәмәтендә яшибез

12 май - экологик белем бирү көнендә Менделеевскида, республиканың башка шәһәрләрендә дә, "Бердәм экология дәресе" экологик-агарту акциясе узды. Үзегезгә карата намуслы булыгыз! 7 нче мәктәптә экология дәресе җир кабыгының антропоген пычрануына һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Укытучылар Гөлнур Бородина, Гүзәл Мөхәммәтҗанова 6-7 нче сыйныфлар белән...

12 май - экологик белем бирү көнендә Менделеевскида, республиканың башка шәһәрләрендә дә, "Бердәм экология дәресе" экологик-агарту акциясе узды.
Үзегезгә карата намуслы булыгыз!
7 нче мәктәптә экология дәресе җир кабыгының антропоген пычрануына һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Укытучылар Гөлнур Бородина, Гүзәл Мөхәммәтҗанова 6-7 нче сыйныфлар белән пычрану төрләре, көнкүреш чүп-чарының таркалу сроклары, экологик службалар, штраф санкцияләре һәм башкалар турында әңгәмә кордылар. Экологик шөгыль укучыларга мөрәҗәгать белән тәмамланды.
- Кадерле балалар! Тиздән сез тормышыгызда мөһим карарлар кабул итәргә өйрәнерсез. Без алар арасында һәркемнең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш турында шәхси карары булуын да теләр идек. Без табигать мәрхәмәтлелегендә яшәвебезне онытабыз. Үзегезгә карата чиста һәм намуслы булыгыз. Табигатьне саклагыз!
Язның бер көне ел туйдыра
Коррекция мәктәбендә экологик дәрес шундый девиз астында үтте. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән әңгәмәләр кордылар, аннан барысы да мәктәп яны участогына чыгып, яшелчә культуралары утырту белән шөгыльләнделәр. Түбән сыйныф укучылары клумбаларны төзекләндерделәр.
Ярдәм сораган телеграммалар
1 нче мәктәпнең 6В сыйныфында экологик дәрес уен формасында үтте. Укучылар ике төркемгә бүленделәр.
Биология укытучысы Ләйсән Мищихина һәр командага ярдәм үтенече белән телеграммалар тапшырды.
- Ярдәм итегез, безнең шәһәрдә суларга һава юк! - 1 нче команда шундый эчтәлекле телеграмма алды.
Бу проблеманы хәл итү өчен, балалар шәһәрдә күбрәк яшеллек утыртырга, заводларны чистарту фильтрлары куярга йөкләргә, шәһәрлеләргә велосипедларга күчеп утырырга тәкъдим иттеләр. 2 нче командага телеграмманы урманны чүпләүгә зарланган төлке җибәрде. Укучылар экологик десантка чыктылар һәм намуссыз ял итүчеләргә штрафлар салдылар.
Табигатьне саклауга өндәгән белешмәләр ясау өйгә эш итеп бирелде.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Бердђм экология дђресе”