Өч буын очрашты
Клара Галләмова җитәкчелегендәге хезмәт ветераннары хоры - "Җиңү салюты" һәм "45нең язы" фестивальләре лауреатлары 4 нче мәктәптә кунакта булды. Чара "Сугыш чоры балалары" Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Укучылар Римма Плитманның мәктәп еллары хатирәләрен, сугыш чоры балалары һәм Россия чәчәкләре турында җырларын, Любовь...
Клара Галләмова җитәкчелегендәге хезмәт ветераннары хоры - "Җиңү салюты" һәм "45нең язы" фестивальләре лауреатлары 4 нче мәктәптә кунакта булды.
Чара "Сугыш чоры балалары" Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Укучылар Римма Плитманның мәктәп еллары хатирәләрен, сугыш чоры балалары һәм Россия чәчәкләре турында җырларын, Любовь Косякованың шигырьләрен, Менделеевск төбәге турында авторлык такмакларын рәхәтләнеп тыңладылар.
- Ветераннар балаларга җылылык һәм мәхәббәт бүләк иттеләр, - дип билгеләп үтте Фәнүзә Яковлева.
Укучылар һәм укытучылар хорда катнашучыларга онытылмас очрашу өчен ихластан рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев