Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чыныгабыз, көч җыябыз, ял итәбез

Җәйге каникулларның тәүге аен мәктәп яны лагерьларында уздырырга теләүче балалар шундый максат белән беренче сменага җыелдылар. "Юнга"да (коррекция мәктәбе) ял итүче 13 укучы өчен лагерь начальнигы Әлфия Гафиятуллина, тәрбияче Алвард Григорян сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне нигез итеп алганнар. Шул максаттан "Күңелле стартлар", спорт уеннары, әңгәмәләр еш оештырыла....

Җәйге каникулларның тәүге аен мәктәп яны лагерьларында уздырырга теләүче балалар шундый максат белән беренче сменага җыелдылар.
"Юнга"да (коррекция мәктәбе) ял итүче 13 укучы өчен лагерь начальнигы Әлфия Гафиятуллина, тәрбияче Алвард Григорян сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне нигез итеп алганнар. Шул максаттан "Күңелле стартлар", спорт уеннары, әңгәмәләр еш оештырыла.
- Уңайлы спорт мәйданы булу бик тә отышлы, башка лагерьлардан спорт командалары белән дуслык очрашулары уздырачакбыз, иҗат үзәге педагоглары төрле конкурс-ярышлар бәйгесендә, чараларда катнашырга чакыралар, - дип сөйли Әлфия Госмановна.
"Җәйне сагынып көттек" темасына асфальтта рәсем төшерү, Россия көненә оригами буенча мастер-класста, "Без талантлар эзлибез" конкурсында көч сынау үзәктә үткән чараларның берничәсе генә. Балаларны яклау көнендә "Юность" район мәдәният йорты мәйданында узган чараны хозур кылганнар. Юл иминлеге фонды начальнигы Флёра Гыймаева, мәктәпнең шәфкать туташы Гөлназ Шәйхуллова әңгәмәләре юл йөрү кагыйдәләре һәм шәхси гигиенага багышланган.
Чәчәк һәм яшелчә түтәлләрен тәрбияләү, территорияне чиста тоту махсус хезмәт сәгатьләрендә оештырыла. Ял итүче балаларның һәр көннәре файдалы да, күңелле дә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ќђйге яллар