Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Документларны балалар бакчасында кабул итәләр

2015 елның беренче гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-аналар түләве күләме арта. Бу беренче чиратта баланы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тотуга тариф үзгәрү белән бәйле. Татарстанда, иле-безнең бердәнбер регионында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен өстәмә субсидия кертелде. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә ата-аналар түләве буенча компенсация алуга хокукны кабат рәсмиләштерү буенча документлар 2015 елның 13...

2015 елның беренче гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-аналар түләве күләме арта. Бу беренче чиратта баланы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тотуга тариф үзгәрү белән бәйле.

Татарстанда, иле-безнең бердәнбер регионында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен өстәмә субсидия кертелде.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә ата-аналар түләве буенча компенсация алуга хокукны кабат рәсмиләштерү буенча документлар 2015 елның 13 гыйнварыннан кабул ителә башлый һәм 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Билгеләнгән вакытта мәктәпкәчә учреждениегә гариза бирү мөмкинлеге булмаган очракта, 1 апрельдән өстәмә компенсацияне кабат рәсмиләштерү өчен Республика матди ярдәм үзәгенең 28 нче бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
- баланы бакчага урнаштыру турында килешү;
- шәхесне раслаучы документ;
- мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр өч айга барлык гаилә әгъзаларының керемнәре турында документлар.
Әгәр һәр гаилә әгъзасына керем күләме 20 мең сумнан артмаса, өстәмә компенсация кабат рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары балалар бакчасы