Дуслар сайлый бел
"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балалар белән актуаль темаларга әңгәмәләр оештыралар. Альберт галиев әзерләгән әңгәмә дуслык, аны саклый белүгә, дусларны дөрес сайлауга багышланды. Сөйләшү барышында үсмерләр тормышларыннан мисаллар китерделәр һәм дуслыкның кадерен белергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Тестларга җаваплар эзләү, психологик хәлләрдән чыгу юлларын барлау, мәкальләр конкурсы темага караган белемнәрне сынауга...
"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балалар белән актуаль темаларга әңгәмәләр оештыралар.
Альберт галиев әзерләгән әңгәмә дуслык, аны саклый белүгә, дусларны дөрес сайлауга багышланды. Сөйләшү барышында үсмерләр тормышларыннан мисаллар китерделәр һәм дуслыкның кадерен белергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Тестларга җаваплар эзләү, психологик хәлләрдән чыгу юлларын барлау, мәкальләр конкурсы темага караган белемнәрне сынауга этәргеч булды. Кечкенәләрнең дуслык турында җырлары, уеннары очрашу мизгелләрен тагын да тулыландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев