Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Элина – “Җәй гүзәле”

    Балалар иҗаты үзәге мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен "Җәй гүзәле" бәйгесен уздырды. Лагерьга җыелганнар чараны түземсезлек белән көтеп алдылар. Конкурсантлар биш номинациядә чыгыш ясадылар һәм һәркем җиңүгә лаеклы булуын күрсәтте. Визит карточкасы кызлар белән якыннан танышуны күздә тотты. Икебана төзү, визажист булу һәм ташландык материаллардан костюм әзерләү бәйгесе катнашучылардан...

    Балалар иҗаты үзәге мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен "Җәй гүзәле" бәйгесен уздырды. Лагерьга җыелганнар чараны түземсезлек белән көтеп алдылар.
    Конкурсантлар биш номинациядә чыгыш ясадылар һәм һәркем җиңүгә лаеклы булуын күрсәтте.
    Визит карточкасы кызлар белән якыннан танышуны күздә тотты. Икебана төзү, визажист булу һәм ташландык материаллардан костюм әзерләү бәйгесе катнашучылардан фантазия, иҗади караш сорады. Чараның йомгаклау өлешендә тамашачылар музыкаль чыгышлар белән хозурландылар.
    Жюри һәм тамашачылар фикере берлеген исбатлап, беренче мәктәп яны лагерына йөрүче Элина Фәйзуллина "Җәй гүзәле" титулына ия булды. "Дуслык" лагерыннан (7 нче мәктәп) Амалия Янгирова "Нәзакәтьлелек" номинациясендә билгеләнде. Диләрә Җиһаншина "Мисс елмаю" буларак бүләкләнде (3 нче мәктәп). Дүртенче мәктәп укучысы Айгөл Сәетгәрәева фантазиягә байлыгы белән җәлеп итте. Смена дәвам итә. Балалар яңадан-яңа чараларда, ярышларда көч сынашып, җиңүләр яуларга исәплиләр.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: