Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Хуш, бакчам!

    Шәһәрнең 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасының 29 чыгарылышы тәрбиячеләре, мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе белән хушлашты. Булачак укучылар башкарган шигырь, җырлар бераз моңсу яңгырады. Чөнки нәниләр монда биш ел зур гаилә кебек яшәделәр: дус, тату булырга, әдәпкә һәм төрле шөгыльләргә өйрәнделәр, ә хәзер саубуллашу мизгелләре җитте. Мөдир Людмила Будник балаларга мәктәп...

    Шәһәрнең 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасының 29 чыгарылышы тәрбиячеләре, мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе белән хушлашты.
    Булачак укучылар башкарган шигырь, җырлар бераз моңсу яңгырады. Чөнки нәниләр монда биш ел зур гаилә кебек яшәделәр: дус, тату булырга, әдәпкә һәм төрле шөгыльләргә өйрәнделәр, ә хәзер саубуллашу мизгелләре җитте.
    Мөдир Людмила Будник балаларга мәктәп иленә хәерле юл теләде, учреждениегә ярдәм күрсәткән ата-аналарга рәхмәт җиткерде. Булачак беренче сыйныфларга диплом, бүләкләр тапшырды.
    Бу көнне әкият геройлары да кунакка килделәр. Алар малайлар, кызлар белән уйнадылар, конкурслар аша белем дәрәҗәләрен ачыкладылар. Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Эльвера Маслова балаларга изге теләкләрен, фатиха сүзләрен җиткерделәр. Әти-әниләр бакча коллективына ихластан рәхмәт белдерделәр, чыгарылышлар да яраткан апаларына шигырь юлларын багышлап, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм мәктәптә дә үзләрен яхшы яктан гына танытырга сүз бирделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: