Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы Тихоновода яши

Замананың бишенче сыйныф укучысы нинди? Төрле яклап үсеш алган, эрудицияле, сәләтле. Шәкертләр бу сыйфатларның барысын да "Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы" II республика ачык интеллектуаль уенында исбатладылар. Акыл көрәшенә Әлмәт, Баулы, Түбән Кама, Тукай, Актаныш һәм башка районнардан 50дән артык укучы килде. Кадрия Әхмәтҗанова Баулы районының Татар Кандызы мәктәбен тәкъдим...

Замананың бишенче сыйныф укучысы нинди? Төрле яклап үсеш алган, эрудицияле, сәләтле. Шәкертләр бу сыйфатларның барысын да "Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы" II республика ачык интеллектуаль уенында исбатладылар.
Акыл көрәшенә Әлмәт, Баулы, Түбән Кама, Тукай, Актаныш һәм башка районнардан 50дән артык укучы килде.
Кадрия Әхмәтҗанова Баулы районының Татар Кандызы мәктәбен тәкъдим итә.
- Үземне тыныч тотам, - ди кыз. - Иң мөһиме - катнашу, башкаларны күзәтәм, биремнәрне истә калдырам, өйдә өстәмә шөгыльләнәчәкмен.
Танайкадан Далер Хайталиевның яраткан фәннәре - физкультура һәм табигатьне өйрәнү. Бу өлкәдәге белемнәре аңа икенче турга чыгарга мөмкинлек бирде.
Айдар Зәйнетдинов Бәзәкә мәктәбеннән.
- Уен тагын да җитдирәк шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтте, - дип бүлешә ул. - Аеруча логик мәсьәләләр чишәргә.
Укучылар беренче турда гомуми белемнәр категориясеннән 22 сорауга җавап бирделәр. Икенче этапка үткән 24 шәкерткә ребусларга һәм башваткычларга дөрес җаваплар бирү соралды. Монда нәкъ менә логиканың кирәге чыкты. Биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Алты катнашучы өченче турга үтте. Алар арасында - Тихоноводан бишенче сыйныф укучысы Диана Семенова.
- Мин аның өчен бик шат, - ди горурланып остазы, мәктәпнең педагог-оештыручысы Елена Петровна Чибугаева. - Диана тырыш, җитди, җаваплы кыз.
Һәм ниһаять, дулкынландыргыч финал: Диана Әлмәттән Тимур Сираҗетдинов белән ярыша. Картинкалар буенча мифик персонажларны дөрес атарга кирәк. Менделеевск укучысының белемнәре югары дәрәҗәдә - бер генә хата да юк!
БИҮ директоры Әлфия Талыйпова җитәкчелегендәге жюри бәйгегә йомгак ясады. Диана Семенова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да сертификатлар, истәлекле бүләкләр алдылар.
Уеннан соң без иң акыллы бишенче сыйныф укучысы белән очраштык һәм аңа блиц-сораулар бирдек.

Рәхилә Мирзаянова

Жиңүчедән блиц

- Диана, яраткан фәннәрең?
- Тарих, математика, экология.
- Синең хоббиең?
- Рәсем ясау һәм сәйләннән үрү.
- Әгәр ел фасылы икән...
- Яз.
- Яраткан төсең?
- Яшел, табигать уяну төсе.
- Әгәр якын кешең икән...
- Әнием Светлана Петровна һәм әтием

Михаил Иванович. Булышалар, хуплыйлар, аларга рәхмәтем чиксез.
- Синең хыялың?
- Тина Канделакиның "Иң акыллы" тапшыруында катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы