Кадетларыбыз икенче урында
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында бер көн хәрби-спорт чараларына багышланды. 24 октябрьдә оештырылган "Аҗаган-2013" уенында Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск командалары катнашты. Зона ярышларын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов ачты. ТР буенча Хәрби комиссариатның Менделеевск районы бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Любовь Сорокина, Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары...
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында бер көн хәрби-спорт чараларына багышланды. 24 октябрьдә оештырылган "Аҗаган-2013" уенында Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск командалары катнашты.
Зона ярышларын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов ачты.
ТР буенча Хәрби комиссариатның Менделеевск районы бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Любовь Сорокина, Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары берлеге рәисе Сергей Поспелов уенда катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Гимннар яңгыраганнан соң "Сатори" клубы шәкертләре кунакларга күрсәтмә чыгыш тәкъдим итте. Һәм менә ярышлар башланды. Бер команда сафта йөрергә әзерлеген күрсәткәндә, икенчесе - "төз ату" этабын үтә. Шулай итеп, командалар чиратлап барлык сынауларны үтә. Ярыш хуҗалары беренче булып сафта атлап йөрү сәләтләрен күрсәттеләр. 1 нче мәктәпнең кадетлары командаларны төгәл үти.
- Солдат Досманов, минем янга, - командир тоны белән приказ бирә Артур Шәрәфетдинов.
Атлап барганда, балалар күмәкләп җыр суза. "У солдата выходной, пуговицы в ряд...".
- Бу бик күңелле конкурс, - дип саный Эмиль Сайранов. - Форма кигәч, үзеңне башкача хис итәсең, туры басып, җилкәләрне төз тотасы килә.
Марат Вәлиев автомат сүтеп-җыюны ярата. Бу биремне ул 33 секундта үтәде. Үсмер сүзләренчә, нәтиҗә начар түгел, ләкин тагын да яхшырак эшләү мөмкин иде.
Камилла Уразаева - Әгерҗедән "Сибиряклар" командасы әгъзасы. Аның өчен Калашников автоматын сүтү һәм кору кыенлык тудырмый.
- Сере нәрсәдә? - дип сорыйм.
- Сере юк, сүткәндә детальләрне өстәлдә рәттән урнаштыра бару зарур.
- Иң мөһиме - җитезлек, моның өчен, күнекмәләрне ешайту кирәк, - дип өсти тренеры Руслан Закиров, ул шәкертләре яныннан бер минутка да китми.
- Күнекмәләр алсаң, бу гамәлләрне күзне йомып башкарырга була, - ди бу этапның судьясы, ОБЖ дәресе укытучысы Владислав Гыймадиев. - Безнең мәктәптә 6 автомат бар, егетләр кайвакыт тәнәфестә дә күнекмә алырга керә.
Шуның өстенә егетләрнең тарих, медицина, топография буенча белемнәрен тикшерделәр. Алга таба атлыйбыз. "Төз атучы" этабында Тукай районыннан "Отвага" командасы. 9 нчы сыйныф укучысы Алексей Максимов команда "снайперы" дип атала. Бу исемгә лаек ул, - дип раслый кызлар. Снайпер үзе бу мизгелдә мишеньгә төзи, аның сөйләшергә вакыты юк.
Чаллының кадетлар командасы белән, кызганычка каршы, аралашырга туры килмәде. Алар яки репетиция ясый, я булмаса чираттагы сынауны үтә. Чаллы һәм Әгерҗе командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлеште. 1 һәм 2 нче урын алган җиңүчеләр 28 октябрьдә Казанга Аҗаганның финал уенына барачаклар.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11500
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10900
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика