Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китапханәдә Пушкин көне

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Пушкин көнендә шагыйрьнең әкиятләре буенча әдәби уен оештырдылар. 10 нчы балалар бакчасы шәкертләре һәм 1 нче мәктәп яны лагеры балалары "Нинди гаҗәеп бу әкиятләр" әдәби викторинасында, китапханәче Елена Назарова оештырган уен программаларында катнаштылар, әкиятләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар, "Узган еллар уйдырмалары" китап күргәзмәсендә бөек шагыйрьнең әсәрләре белән...

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Пушкин көнендә шагыйрьнең әкиятләре буенча әдәби уен оештырдылар.
10 нчы балалар бакчасы шәкертләре һәм 1 нче мәктәп яны лагеры балалары "Нинди гаҗәеп бу әкиятләр" әдәби викторинасында, китапханәче Елена Назарова оештырган уен программаларында катнаштылар, әкиятләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар, "Узган еллар уйдырмалары" китап күргәзмәсендә бөек шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар.
- Пушкин юлларының тылсымы еллар узу белән югалмый. Йөз ел элек булган кебек, аның әкиятләре балалар өчен кызыклы, - ди балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Альбина Попова. - Александр Сергеевич Пушкинның поэзия дөньясы үзенә тартып тора, балаларны гаҗәпләндерә, югары хисләр уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Пушкин