Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге укытучысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты һәм призёры, Алабугадагы Спасс ярминкәсенең даими катнашучысы, шәхси күргәзмәләр авторы, иҗади, талантлы шәхес Лилия Габдрахманова олуг юбилеен билгеләп үтте.
Лилия Габдрахманованың табигать матурлыгы белән сугарылган иҗат эшләре күп мәртәбәләр Татарстан шәһәрләре музейларына куелды.
Ул тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы...
Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге укытучысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты һәм призёры, Алабугадагы Спасс ярминкәсенең даими катнашучысы, шәхси күргәзмәләр авторы, иҗади, талантлы шәхес Лилия Габдрахманова олуг юбилеен билгеләп үтте.
Лилия Габдрахманованың табигать матурлыгы белән сугарылган иҗат эшләре күп мәртәбәләр Татарстан шәһәрләре музейларына куелды.
Ул тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы Килкабыз авылыннан.
- Әнием беркайчан да тик утырмый, һәрвакыт бәйли, чигә иде. Мин балачактан аның төсләр гаммасын сайлый белүенә һәм бизәкләрне уйлап табуына соклана идем. Кичләрен бездә туганнан туган апалар җыела һәм Роза апам җитәкчелегендә һинд киноларыннан кызларны, пейзажлар ясыйлар иде. Мин дә нәрсәдер ясарга омтылам, - дип искә ала балачагын Л.Габдрахманова.
Мәктәпне тәмамлагач, Лилия туганнары киңәше буенча Уфа шәһәренең 2 нче сәнгать-графика училищесына укырга керә, иҗат атмосферасына чума. Югары осталыклы педагоглар җитәкчелегендә белгечлегенең серләренә төшенә.
Аның хезмәт биографиясе 1980 елларда башлана, туган мәктәбендә, Таҗыйкстанда эшли, бу төбәкнең гадәти булмаган матурлыгы, биек таулар, чәчәк атучы Вахша даласы белән соклана.
- Мин рәхәтләнеп пейзажлар ясадым, тау туризмы белән шөгыльләндем. Читтән торып пединститутта укыдым. Биредә мәхәббәтемне таптым, кияүгә чыктым, ике улым туды, - ди Лилия Мөҗәһитовна.
1992 елда гаилә Менделеевск шәһәренә күчә. 4 нче мәктәптә, Балалар сәнгать мәктәбендә, иҗат үзәгендә эшләү аның тәҗрибәсен баета, иҗади элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Л.Габдрахманова педагогик коллективларны һәм җитәкчеләр Лениза Гиннатуллинаны, Фәнүзә Яковлеваны, Әлфия Талыйпованы рәхмәт хисләре белән искә ала. Ул биш ел педагогик эшчәнлеге белән беррәттән Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында хезмәт куя, анда гобелен буенча оста буларак интерактив остаханәләрдә эшләү өчен чакырыла. Лилия Мөҗәһитовна сөйләвенчә, музей аның өчен яхшы тормыш мәктәбе була. Бу дәвердә башкарган эшләре Алабугада, Менделеевскида "Язны каршылап" күргәзмәсенә урнаштырыла. Ул төрле техника кулланып эшләргә ярата. Һәр материал үзенчә кызыклы. Майлы буяулар белән ясаганда, техник мөмкинлекләр күбрәк. Гобелен техникасының аерым үзенчәлеге, өстенлеге. Батик җиңеллеге белән җәлеп итә. Балчыкның күләмне, форманы, фактураны билгеләү мөмкинлекләре бар.
Лилия Мөҗәһитовна иҗат үзәгендә сынлы сәнгать, декоратив-гамәли иҗат дәресләре бирә. Балчыктан әвәләү, скульптура ясау кулның вак моторикасын, иҗади сәләтне, күзаллауны, фантазияне, сәнгати тоя белүне үстерә, эш сөючәнлек, түземлек тәрбияли. Балалар педагогларын конкурста җиңүләре, уңышлары, ирешелгәннәрдә туктарга теләмәүләре белән сөендерәләр. Кайберәүләр өчен бу мавыгу тормыш эшенә әверелде. Елена Нестерова педагогия институтының сәнгать-графика бүлекчәсен тәмамлады, Юлия Евдокимова Кама дизайн институты каршындагы колледжга керде.
Узган елда Л.Габдрахманованың хыялы тормышка ашты. Республика конкурсына тәкъдим ителгән "Бондюг сувенирлары" проекты ярдәмендә балчыктан ясалган әйберләрне кыздыру өчен чүлмәкче боҗрасы сатып алуга грант отылды. Чүлмәк әзерләүдә беренче адымнар ясаучы балаларның әле барысы да килеп чыкмый, әмма алар тырышалар.
- Педагог даими камилләшергә һәм балаларны яратырга тиеш, - дип саный Л.Габдрахманова, - күптән түгел мин өстәмә белем бирү педагогларының "Чүлмәк эше сәнгате" дигән темага Бөтенроссия семинарында катнаштым, үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алдым. Шулай булгач, нәрсә өстендә эшләргә дип баш ватасы юк.
Нет комментариев