Мин очучы булыр идем...
Техник иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар иҗаты үзәге шәкертләре озакламый самолёт моделе ясый яки компьютер программасы эшли алачак. - Балалар һәм үсмерләрнең техник иҗатына бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан ныклы игътибар бирелә. Күптән түгел без 600 мең сумга якын грант оттык. Бу акчага шөгыльләр үткәрү өчен җиһаз алырга ниятлибез: станок, инструментлар, легороботлар,...
Техник иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар иҗаты үзәге шәкертләре озакламый самолёт моделе ясый яки компьютер программасы эшли алачак.
- Балалар һәм үсмерләрнең техник иҗатына бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан ныклы игътибар бирелә. Күптән түгел без 600 мең сумга якын грант оттык. Бу акчага шөгыльләр үткәрү өчен җиһаз алырга ниятлибез: станок, инструментлар, легороботлар, радио аша идарә ителә торган самолёт һ.б.лар, - дип телефон аша шатлыклы хәбәр белән уртаклашты БИҮ директоры Әлфия Талыйпова.
Бу иҗат үзәгендә шөгыльләр барышын күзәтүгә сәбәпче булды. Мин остаханәгә керәм, анда иртә булуга карамастан яшь белгеч Олег Васильев җитәкчелегендә балалар агачтан фигуралар кисү белән шөгыльләнәләр. Агач йомычкасы исе таралган.
- Без икенче сменада укыйбыз, ә иртән үзәккә киләбез, - ди 1 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Динар Әмирҗанов. - Минем беренче моделем - су асты көймәсе, ул әзер диярлек.
Янәшәсендә сыйныфташы Никита Чугунов самолёт ясау белән мәшгүль. Агачтан ясалган модельне горурлык белән кулына ала һәм эшенең нәтиҗәсен күрсәтә.
- Шөгыльләр иртән һәм төшке аштан соң була, кыскасы ике сменада укучылар да теләге булса агачтан кисеп ясарга өйрәнергә килә алалар. Гомумән техник иҗат бүлегендәге кебек, безнең берләшмәдә дә күбрәк малайлар шөгыльләнә, - дип сөйли бүлек мөдире Олег Васильев. - Балаларны үз куллары белән нидер эшләргә өйрәтү мөһим, шул вакытта аларның тормышка карашы үзгәрә, ул гади хезмәтне хөрмәт итә башлый.
Кайбер балалар берничә берләшмәгә йөрергә өлгерә. Мисал өчен, Кирилл Иванов автомоделирование һәм программированиегә йөри.
- Болар ир-егетләр шөгыле, - дип раслый Кирилл.
Әмма 1 нче мәктәпне тәмамлаучы Алёна Лонина аның фикере белән ризалашмый, ул Казан федераль университетының инженер-техник мәгълүмат системасы факультетына укырга керергә һәм программист булырга тели. Ә менә 5 "г" сыйныф укучысы Игорь Колодин авторлык компьютер программасы төзергә хыяллана.
- Программалаштыру белән вакытлыча гына шөгыльләнергә ярамый, аның белән "авырырга" кирәк, - дип саный өстәмә белем бирү педагогы Владислав Зубрин. - Мин мәктәптә укыганда информатика түгәрәген Павел Миронов алып барды. Шул укытучы тырышлыгы белән безнең мәктәптән программистлар шактый чыкты. Мин дә балаларны мавыктырырга, үз тәҗрибәм һәм белемем белән уртаклашырга телим.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12500
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.14100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11700
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.11000
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика