Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары өчен коррупциягә каршы дәрес

"Юность" район мәдәният йортында Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча белгече Андрей Петухов, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров, прокурор ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина һәм Чаллы шәһәренең студентлар советы рәисе Андрей Гриненко очраштылар. Коррупция...

"Юность" район мәдәният йортында Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча белгече Андрей Петухов, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров, прокурор ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина һәм Чаллы шәһәренең студентлар советы рәисе Андрей Гриненко очраштылар.
Коррупция нәрсә ул, тормышта аның нинди төрләре ешрак очрый, аның белән ничек көрәшергә, җәза чаралары - балалар болар турында кунаклар чыгышларыннан, видеороликлардан белделәр.
- Корруциягә каршы торыр өчен, - дип бүлеште 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Регина Гәрәева, - ныклы тормыш позициясен биләргә, иң элек үз-үзеңә карата намуслы булырга кирәк.
Андрей Гриненконың Менделеевск мәктәпләрендә коррупциягә каршы комиссия оештыру тәкъдиме игътибарга алынды.
- Яхшы идея, - диде Альберт Фёдоров. - Без мәсьәләне директорлар белән тикшерербез, озакламый мондый комиссия барлыкка килер дип өметләнәм. Мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы эшчәнлек алып барыла. Укучылар тема буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Очрашу ахырында кунаклар залдагыларның сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары коррупция