Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәптә баскетбол – азарт һәм җиңү

4 нче мәктәп кызлары командасы икенче ел рәттән "КЭС-баскет" мәктәп баскетболы лигасының VIII Республика чемпионаты муниципаль этабы җиңүчесе булды. Ярышларда катнашучы 1, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләр һәм гимназия спортчылары азартлы уен, төгәл паслар, омтылышлы һөҗүмнәр күрсәттеләр. Дүртенче мәктәп баскетболчылары турнирның барлык очрашуларында җиңделәр һәм беренчелек пальмасына ия булдылар....

4 нче мәктәп кызлары командасы икенче ел рәттән "КЭС-баскет" мәктәп баскетболы лигасының VIII Республика чемпионаты муниципаль этабы җиңүчесе булды.
Ярышларда катнашучы 1, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләр һәм гимназия спортчылары азартлы уен, төгәл паслар, омтылышлы һөҗүмнәр күрсәттеләр. Дүртенче мәктәп баскетболчылары турнирның барлык очрашуларында җиңделәр һәм беренчелек пальмасына ия булдылар. Икенче урында - 2 нче мәктәп шәкертләре.
Беренче һәм дүртенче мәктәп командалары егетләр арасында финалда очраштылар. Спортчыларның тактик әзерлеге якынча бер үк дәрәҗәдә булды. Командалар үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, мавыктыргыч уйнадылар. Киеренке көрәштә 4 нче мәктәп җиңде.
Зәйдә узган чемпионатның зона этабында катнашу җиңү өчен бүләк булды. Чаллы, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдән 20 команда җиңү яулау өчен көч сынашты. Төркемле этапта 4 нче мәктәп баскетболчылары, Чаллы командасыннан беразга калышып, Алабуга һәм Минзәләне җиңделәр. Сарманнан килгән көндәшләре белән киеренке көрәштә менделеевлылар дүртенче урын яулады. Егетләр командасы 5-7 нче урыннарны алды.
- Судьялар коллегиясе безнең спортчы кызларыбыз - унберенче сыйныфтан Виктория Филиппова һәм унынчы сыйныф укучысы Алия Зиннәтуллинаның лидерлык һәм уйнау сыйфатын югары бәяләделәр, - диде 4 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Игорь Чернов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары баскетбол