Район башлыгы өчен сораулар – эшлекле һәм хисчәннәр
Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан узган район башлыгы Игорь Привалов белән очрашуда чыгарылыш укучылары БДИ, практика һәм көнне планлаштыру белән кызыксындылар. - Һәр елны 70 процентка якын чыгарылыш укучылары югары уку йортларына керә. Бу районда белем сыйфаты югары булу турында дәлилли, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы. Гадәти булмаган...
Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан узган район башлыгы Игорь Привалов белән очрашуда чыгарылыш укучылары БДИ, практика һәм көнне планлаштыру белән кызыксындылар.
- Һәр елны 70 процентка якын чыгарылыш укучылары югары уку йортларына керә. Бу районда белем сыйфаты югары булу турында дәлилли, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы.
Гадәти булмаган хәлдә "Ханами" ресторанында мәктәп укучыларына кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге тудырылды. 2 нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Денис Сазонов районда производство практикасы узу һәм югары уку йорты тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында сорады.
- Укуга җитди караш булганда без түләүле производство практикасына кабул итәргә әзер, - диде завод вәкилләре.
- Республикага квалификацияле белгечләр кирәк. Бездән киткән чыгарылышларның белгечлек алып шәһәргә кайтуын көтәбез, - дип ассызыклады Игорь Привалов.
1 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Всеволод Гудовских бар нәрсәгә җитешү өчен эш көнен планлаштыру сере белән бүлешүен сорады.
- Тормыш үз төзәтмәләрен кертә, шуның өчен кайвакыт көнлек планны үзгәртергә дә туры килә. Берьюлы күп эшкә алынмаска, 10 эшнең өчесен - иң әһәмиятлеләрен яхшылап башкаруың отышлырак булыр. Планлаштыру - уңышның нигезе, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
1 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы Антон Алексеевны район башлыгының Бердәм дәүләт имтиханнарына карата мөнәсәбәте кызыксындырды. Кызлар, гадәтенчә, хискә бирелгәнлек белән бәйле сораулар бирделәр: " Сез үзегезнең соңгы кыңгырау бәйрәмен хәтерлисезме? Сыйныфташларыгыз белән аралашасызмы?" Башкалар яшь белгечләргә ярдәм һәм максатчан программалар турында сораштылар.
- Иң мөһиме - актив тормыш позициясе һәм үз көчеңә ышану, шул вакытта барлык ниятләрегез гамәлгә ашар, - дип йомгаклады сүзен район башлыгы.
Мәктәп җитәкчеләре исеменнән гимназия директоры Надежда Маслихина очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
- Чыгарылышлар белән очрашулар изге традициягә әйләнер, дип ышанабыз, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов.
Вәсилә Мортазина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4600
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.6800
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.7700
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4600
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.5800
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.21500
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика