Сез хезмәт һәм оборонага әзерме?
Быелгы уку елында мәктәп укучылары ГТО нормативлары тапшырачаклар. Бу яңалык күп бәхәсләр тудырды, әмма беркемне дә битараф калдырмады. Өлкән буын кешеләре ГТОның нәрсә икәнен яхшы хәтерлиләр. Нәкъ менә алар Владимир Путинның фәрманын хуплап каршылады. Президентның инициативасы массалы спортны үстерү, аның кулайлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм ул масштаблы милли проект булачак....
Быелгы уку елында мәктәп укучылары ГТО нормативлары тапшырачаклар. Бу яңалык күп бәхәсләр тудырды, әмма беркемне дә битараф калдырмады. Өлкән буын кешеләре ГТОның нәрсә икәнен яхшы хәтерлиләр. Нәкъ менә алар Владимир Путинның фәрманын хуплап каршылады.
Президентның инициативасы массалы спортны үстерү, аның кулайлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм ул масштаблы милли проект булачак. ГТО нормаларын кертү өч елга исәпләнгән һәм ул этаплап узачак. Иң элек башлангыч проект буларак 11 регионда, шул исәптән Татарстанда старт алачак. Икенче этапта илебезнең барлык уку йортлары җәлеп ителә. 2017 елдан алты яшьтән 70 яшькә кадәрге һәм аннан да өлкәнрәк россиялеләргә ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк. Моның өчен махсус тестлаштыру үзәкләре оештырылачак. Шулай итеп, комплекс теге яки бу социаль, яшь төркеменең активлык дәрәҗәсен күрсәтәчәк.
ГТО системасы яңартылып, егермедән артык елдан соң, безнең тормышыбызга кире кайта. РФ Спорт министры Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, ГТО нормативларына өч йөздән артык үзгәреш кертелде, дүрт дистәгә кадәр төрле сынаулар тәкъдим ителде, тестлаштыру системасы эшләнде. Тормыш чынбарлыгыннан чыгып, комплекс камилләштереләчәк һәм корректланачак.
Бүләкләү системасы да уйланды. Совет чорында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" билгесе яшьләр арасында бик популяр булды. Аны комсомол значогы белән рәттән кадап йөрттеләр һәм бик горурландылар. 2015 елдан андый значогы булганнарга югары уку йортына кергәндә өстенлек бирелә. Проект тәкъдим иткәнчә, ГТО нормаларын тапшырган кешеләргә алтын, көмеш һәм бронза значоклар, шулай ук спорт разряды һәм званиесе биреләчәк. "Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру өчен физик әзерлек булу мөһим. Бу менделеевлыларга секцияләргә даими йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга стимул бирә.
Комплекска керә:
♦ төрле дистанцияләргә йөгерү;
♦ чаңгыда йөрү;
♦ биеклеккә һәм озынлыкка сикерү;
♦ турникта тартылу;
♦ йөзү;
♦ спорт снарядын ыргыту;
♦ пневматик винтовкадан ату (егетләр).
Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6100
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4900
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика