Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сингапурча укытуны үрнәк итеп

Мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең уртак проекты уңышлы тормышка ашырыла. Һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Бездә - шәһәрнең өченче мәктәбе. - 1-11 нче сыйныфларда белем бирү сыйфатын үстерүдә нәтиҗәлелек, коллективның яңа укыту алымнарын куллануга әзерлеге, укучыларның БДИ тапшыру буенча...

Мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең уртак проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Бездә - шәһәрнең өченче мәктәбе.
- 1-11 нче сыйныфларда белем бирү сыйфатын үстерүдә нәтиҗәлелек, коллективның яңа укыту алымнарын куллануга әзерлеге, укучыларның БДИ тапшыру буенча югары күрсәткечләргә ия булулары исәпкә алынды. Көздән педагоглар өчен укулар оештырылды, тарих һәм башлангыч сыйныф укытучылары Олеся Миронова, Розалия Тешабаева Казанда белем тупладылар, - дип сөйли директор Евгений Ямщиков.
Без, семинарда булып, лекторның методик күрсәтмәләр бирүен, бергәләп аларны тикшерүләрен күзәттек. Педагоглар Сингапур мәктәпләрендә кулланылучы критик фикерләү алымы белән таныштылар. Ысулның максаты - команда формасында эшләүгә нигезләнеп укучыга уңай мохит тудыру, актив белем алуга, бердәмлеккә өндәү.
Тренинг Сингапур компаниясе вәкиле, һөнәргә өйрәтү буенча баш белгеч Фиона Чуа җитәкчелегендә узды.
- Без Татарстан һәм чит ил педагогикасындагы алдынгы тәҗрибәне берләштереп уңышка исәп тотабыз. Командада системалы эшләү һәр укучыга сыйфатлы белем алуга этәргеч бирә. Дөрес, башлангыч чорда алымга карата төрле карашлар булды. Хәзер системаны куллану белем алуда уңай нәтиҗәләр бирә, - ди ул.
Вәкилнең фикерен дәвам итеп, уку-укыту буенча директор урынбасары Алсу Максютина мәгарифне модернизацияләү чорында педагог үзе дә үзгәрергә - 21 нче гасырда мобиль һәм креатив булырга тиеш, дип уйлый.
- Сингапур алымын дәресләрдә куллану балаларга темаларны тигез үзләштерүдә этәргеч булды, укучылар яңалыкны каршылыксыз кабул иттеләр һәм активлыклары артты, - дип белдерде татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме Люция Хөснетдинова.
Апрель аена планлаштырылган чираттагы очрашуның максаты - укытучыларга методик ярдәм күрсәтү һәм сингапур алымы куллану нәтиҗәләрен анализлау. Агымдагы уку елында база мәктәпләре бу юнәлештә туплаган тәҗрибә белән уртаклашачаклар, башка районнар белән элемтәдә булачаклар.

Фәймә Вахриева


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мђктђп