“Татарстан – уртак йортыбыз”
Иҗат итүче укучылар катнашында үткәрелгән "Бәллүр чишмә" берләшмәсенең чираттагы утырышы шундый исем белән аталды һәм Мәдәният елына багышланды. Алып баручы китапханә мөдире Гөлназ Хафизова, утырышны ачып, болай диде: - Туган илебездә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчереп, саклап калуга һәм алга...
Иҗат итүче укучылар катнашында үткәрелгән "Бәллүр чишмә" берләшмәсенең чираттагы утырышы шундый исем белән аталды һәм Мәдәният елына багышланды.
Алып баручы китапханә мөдире Гөлназ Хафизова, утырышны ачып, болай диде:
- Туган илебездә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчереп, саклап калуга һәм алга таба үстерүгә һәркем өлеш кертергә тиеш.
Аннан соң укучылар иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Бәзәкә мәктәбеннән Альбина Сафиуллина туган авылына багышланган шигырьләрен һәм иншасын укый. Иске Гришкин мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Анна Усольцева керәшен халкының милли бәйрәмнәре һәм уеннары турында сөйли. Илнәттән Мария Абрамова Йошкар-Ола шәһәре тарихы белән таныштырды, мари халкының Семык бәйрәме турында сөйләп, туган телендә җыр башкарды. Яңабирдедән 7 нче сыйныф укучысы Николай Ботников "Удмуртия - родниковый край" презентациясен тәкъдим итте. Чарада катнашучылар удмурт халкының Гырон Быдтон, мордваларның Балтай, чувашларның Уяв дип аталган бәйрәмнәре белән таныштылар.
1 нче гимназия укучылары Эльвина Таҗиева һәм Эмиль Вәлиев авторлык шигырьләрен һәм яз темасына презентация әзерләгәннәр. Песәй мәктәбеннән Аяз Әхмәтгәрәевның "И газиз туган ягым" исемле иҗади тәлгәшләре беркемне дә битараф калдырмады. Шәкертнең остазы Фирдәвес Рәхмәтуллинаның "Туган якка кайтып барышым" исемле шигырен укуы да игътибарны җәлеп итте. Камай мәктәбеннән Рафаэль Кәлимуллин туган як турында инша, ә Камилә Никитина "Минем Татарстаным" исемле шигырь язган.
Чара төрле телләрдә яңгырый торган "Эх, сез, матур кызлар!" җырын күмәкләшеп башкару һәм Салават Фәтхетдиновның "Мин яратам сине, Татарстан!" композициясен тыңлау белән тәмамланды. Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүчеләрнең әсәрләрен туплап, икенче җыентык чыгару турында тәкъдим кертте.
Мәдинә Григорьева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11900
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11300
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10600
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика